Главная страница


Тема: Якташларыбыз- россия тарихында (Батырлык темасы) Башлангыч класс укытучысы



Скачать 89.73 Kb.
НазваниеТема: Якташларыбыз- россия тарихында (Батырлык темасы) Башлангыч класс укытучысы
Дата18.04.2016
Размер89.73 Kb.
ТипДокументы

Тема: Якташларыбыз- Россия тарихында

(Батырлык темасы) Башлангыч класс укытучысы

Шайхразиева Фәрдүнә Гиниятулла кызы

Максат: Батырлык турында аңлату. Укучыларда батырларга карата ихтирам, туган илне ярату, патриотизм хисләре тәрбияләү. Кыюлык, тәвәкәллек сыйфатлары формалаштыру.

Җиһазлау : “Якташларыбыз- Россия тарихында”, “Батырлыкта – матурлык”, “Батыр үзе үлсә дә, даны үлми” мәкальләре язылган плакат, Бөек Ватан сугышы ветераны Вилданов Миргазыян абый турында мәгълүматлар, Р.Фәрдиевның фотосурәте, аның хатлары, бирелгән бүләкләренең күчерелмәсе.

Әзһәр Зәйнетдинов “Тәмугтан репортаж” китабы.
Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты

II 1. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Балалар, мин сезгә Рашат Низамиевның “Бәләкәй шул әле мин” исемендәге хикәясеннән бер өзек укыйм.

Фәйрүзә апа чыгып киткәч, урындыкны тибеп аударганмын икән Шуны өйгә кертеп куймакчы булып, үрелгән идем, борынга ниндиднр төтен исе килеп бәрелде. Карасам, күрше Саҗидә апалар йорты яна!

Бакча коймасын ничек сикереп чыктым икән- хәтерләмим.Күлмәк итәге койма башына эләгеп ертылды бугай. Өйдә 5 яшьлек Мәҗит булырга тиеш, иң элек аны коткарырга кирәк!

Өйалды ишегенә ташланам. Анда мине коточкыч күренеш каршы ала. Өйалдын тутырып, зур- зур ялкын телләре биешә, ургылып- ургылып , төтен чыга. Юл бикле, өйгә ничек тә узар хәл юк. Инде нишләргә?

Уйларым бутала... Яшен тизлегендә башыма бер уй килә: тәрәзәдән керергә! Тиз генә тәрәзәгә киләм. Тәрәзә дә бикле... Кулларым нигез туфрагында яткан күсәккә үрелә.Пыяла чылтырый, тирә- якка пыяла кисәкләре оча. Урамда кычкырып сөйләшкән тавышлар ишетелә, шау-шу көчәя. Кемнәрдер атыла- бәрелә капкадан килеп керәләр.Тәрәзәдән үрмәли бирәм... Кулымда – кан. Кулларым киселде микәнни? Өйнең ишеге ачык. Өйалдыннан көчле ялкын, төтен ургылып керә. Ачы төтен тамакны буа. Кайнар ялкын битләрне көйдерә шикелле... Почмакны актарып чыгам, берәү дә юк. Өстәл асты да буш. Мәҗитне карават астыннан табам. Кулыннан тотуым була, ул акырып елый башлый. Аның дер-дер калтыравы ачуымны чыгара. Тәрәзә янына ашыгабыз. Анда кайсыларыдыр шаулаша, безнең янга кермәкче булалар, ахры . Кемдер Мәҗитне тәрәзәдзән тартып ала. Ул арада эссе дулкын аяктан ега.Мин идәнгә авам...

Уянып киттем.

Күзне ачмакчы булам- ача алмыйм.Ике битем ут яна, кызыша.

Кемнеңдер ярым пышылдап сөйләшкән тавышы ишетелә. Әнкәй елый, үзе туктаусыз сөйләнә:

- И, балам, бәхете бар икән. Ут эченнән алып чыктылар бит... Исән- сау терелсә ярар иде.

Бу арада бөтенесе мине мактый. Мин батыр да мин кыю. Шул да булдымы батырлык? Искитәрлек нәрсә эшләдем соң әле мин? Менә берәр яңа йолдыз ачсаң яки галәмгә очсаң, батырлык булыр иде ул!

Их, бәләкәй шул әле мин!...”

2.-Бу хикәядә кылган гамәлләр бу баланың кайсы ягын күрсәтүгә юнәлтелгән?

- Аның батырлыгын, кыюлыгын күрсәтәләр.

-Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

- Батырлык турында.

-Үзегезне бу бала урынына куеп карагыз әле. Сез нишләр идегез?

- Сез бу баланың “Их, бәләкәй шул әле мин!... ” дигән сүзенә ничек карыйсыз?

-Ул ут эченә кергәндә мин хәзер зур батырлык эшлим, дип уйлады микән? (Укучыларның фикерен тыңлау)

Юк, кешеләр янында яхшы күренәм, зур батырлык эшлим , мине күрсеннәр дип уйламый . Ул шундый тәрбия алып үскәнгә, үзенең йөрәге кушканга шулай эшли.

-Нәрсә ул батырлык? Батырлыкны кемнәр эшли ала?

- Кыю булган, туган илен яраткан, кирәк чакта гомерен дә аямаучы кешеләр .

- Сез мондый кешеләрнең эзсез генә югалуын телисезме?

- Билгеле юк. Мин үзем дә ,мондый батырларның, мондый геройларның исеме һәрвакыт зур хәрефләр белән язылып, тарих битләрендә урын алырга тиеш,- дип уйлыйм.

- Сез үзегезнең туганнарыгыз арасында тарихка кереп калырдайлар бар дип уйлыйсызмы? Ә үзебезнең авылда.? ( балалар фикерен тыңлау)

Үз- үзеңә бәя кую.

3. Хәзер мин сезне1943 нче елда “За Родину ” газетасында басылып чыккан мәкалә белән таныштырам.

Безнең иң яраткан кешебез, диләр разведка сугышчылары һәм командирлары Миргазыян Вилданов турында.

Миргазыян яшь. Аңа әле нибары 20. Шулай да аның даны көнләп үсә. Ул – тәҗрибәле сугышчы. Безнең разведчикларның бронетранспортеры дошман тылына үтеп керү белән, пулеметчы Вилданов дошманны сизгер күзәтә. Разведчикларның юлын бүләргә маташкан фашистларны менә шул чагында ефрейтор Вилдановның пулеметы кыра, дистәләгән кабахәт фрицлар җирдә үзләренә кабер табалар.

Татарстан улы Миргазыян Вилданов үз республикасын чиксез ярата.

- Бездә нинди генә гүзәл фабрикалар, заводлар бар, - дип сөйләде ул еш кына үзенең иптәшләренә. – Сугыш беткәч, Казанга рәхим итегез, үз күзләрегез белән күрерсез.

Сугышчан батырлыклары өчен ефрейтор Вилданов “Иң яхшы разведчик” дигән значок белән бүләкләнгән. Куркусыз разведчик немец фашист басып алучыларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен элек өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән иде. Батыр пулеметчы гитлерчыларга каршы көрәштә үзен кабат күрсәтте. Безнең часть командиры шушы көннәрдә аңа яңадан лаеклы бүләк- икече дәрәҗә Дан ордены тапшырды.”

Әйе, балалар, бу матур сүзләр, бу олы бүләкләр барысы да авылдашыбыз- Вилданов Миргазыян абыйга.

( Бөек Ватан сугышы ветераны Вилданов Миргазыян абый турында мәгълүматлар, аның турыда язылган газета- журнал материаллары белән таныштыру)

4. Л.Әмирханова сүзләренә Т.Вәлиев язган “Бабам истәлеге” җыры яңгырый.)

Бик зур афәтләр, олы хәсрәтләр алып килде бу сугыш илебез халкына. Авыр, бик авыр еллар иде. Ләкин түзделәр, иреннәреннән кан саркыганчы түзделәр. Менә шушы олы максатка ирешүдә Зөбәер авылы халкы да йөрәкләреннән өзеп улларын, кызларын бирде.

5. Бүген безнең дәресебездә Миргазыян абыйның кызы Тәрҗимә апагыз кунакта. Сүзне аңа бирик:

Әтием Вилданов Миргазыян Вилдан улы 1946 елның 26 нчы июнендә Бөек Ватан сугышыннан исән- сау әйләнеп кайта. Авылда аны әти- әнисе, 2 энесе, 2 сеңлесе көтә. Бу очрашу һәммәсе өчен дә искиткеч шатлыклы вакыйга була.

Гомер буе хезмәт белән яшәргә өйрәнгән әтием кайту белән машинага утырып шофер булып эшли башлый.

1947 елның 7 нче ноябрендә, сугышка киткәнче үк күзе төшеп йөргән авылдашы, партадашы- Фәния Сәлих кызына өйләнә. Бер- бер артлы 7 бала, 5-кыз, 2- ул дөньяга килә.Әтиебез гаиләбездә үрнәк гаилә башлыгы, хөрмәтле кеше иде. Шуңа күрә без- аның балалары, тәртипле, эш сөючән булып үстек.Безнең гаиләдә тәмәке тарту, аракы эчү кебек яман гадәтләр булмады. Әтиебез әниебезне гомер буе яратып, хөрмәт итеп яшәде.

Әтиебез сәнгатькә гашыйк иде .Бик матур итеп гармунда уйнады, биесә - аягы җиргә тими иде, җырлап җибәрсә- күңел тула иде. Клубларда бер генә концерт , театрлар аннан башка үзмады.

Әтием кайда гына эшләсә дә, гадел булганы өчен хөрмәт итәләр. Аңа бик күп хезмәт башкарырга туры килә: шофёр, ферма мөдире, Авыл Советы председателе, киномеханик та була. Аның тырыш хезмәте югары бәяләнгән. Күп санлы мактау кәгазьләре, бүләкләре шул хакта сөйли.

1996 елның 15 июнендә гомер буе хезмәт итеп яшәгән, гадел, туры сүзле, сабыр, хатынын һәм балаларын өзелеп яраткан әтиебезне аяусыз үлем арабыздан алып китте.

Илебезгә җиңү алып килү өчен үзләренең тиңдәшсез тырышлыкларын күрсәткән батырлар исеме халкыбыз күңелендә мәңге сакланыр. Алар яулап алган Бөек Җиңүнең кадерен белик. Тыныч тормыш һәркайсыбызның яшәү максаты булсын иде.

Кадерле балалар! Сез дә алар үрнәгендә, тормышның кадерен белеп, әти- әниләрегезнең, туган илебезнең горурлыгы булып үсегез!”

6. Батырлык, кыюлык белән бәйле нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?

-Көч беләктә түгел, йөрәктә. Кыюлык – ярты бәхет. Батыр туса- ил бәхете, яңгыр яуса- җир бәхете. Батырлыкта матурлык. Батыр- илнең казыгы.һ.б.

Үз- үзеңә бәя кую.

III. 1. Сугыш ул- фаҗига, күп кешеләрнең гомерен кисә. Сугыш дип әйтәбез икән- димәк, самолетлар оча, танклар ата, туплар гөрелди. Бөек Ватан сугышы тәмамланып кына сугыш бетмәгән икән әле. 1978 елның сентябрендә Советлар Союзы карары нигезендә Әфганстан җиренә Совет гаскәрләре кертелде.

Әфганстан... Мондагы вакыйгаларны Зөбәер авылы халкы 1985 елның октябрь аенда белде. Сәлихҗан Фәрдиевлар йортына кара кәгазь килде. Бу хәбәрне бөтен авыл халкы үз йөрәге аша үткәрде. Сугыш кырында тап- таза егетнең һәлак булуы олысын да, кечесен дә битараф калдыра алмый, билгеле. Батырны җирләргә авыл халкы җыелды. Хөрмәтләп күмделәр. Каберенә язу куелды: “ Фәрдиев Рәшит Сәлихҗанович Әфганстанда Интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды. 1985 ел, 26 нчы октябрь ”

20 яшь... Бу-кешенең тормыш ямен, кызыгын табып яши торган иң матур, иң гүзәл чоры. Якты хыяллар, матур уйлар, өметләр белән яшәп килгән җирдән кеше гомере өзелә. Тыныч вакытта! Ләкин бу – дөрес! Бу- коточкыч! Ә аның балачагы, үсмер еллары сезнекеннән, үзенең яшьтәшләреннән һич кенә дә аерылмый.

2. Бүгенге безнең дәресебездә, чын батыр тәрбияләп үстергән, Рәшит абыегызның әнисе- Мәдия апа Сәлихҗанова да бар. Әйдәгез аның үзен тыңлыйк.

Башта Зөбәер сигезьеллык мәктәбендә белем алды. Яхшы күңелле, шаян, иптәшләре белән яхшы мөгамәләдә булуы нәтиҗәсендә яшьтәшләре аны үз итте. Укытучылар да аны бары яхшы укучы буларак кына хәтерлиләр. 8 ел монда укыгач , Актаныштагы профессиональ - техник училищега укырга китте. Училищены яхшы гына тәмалады һәм шул елны аны Совет Армиясе сафларына алдылар. Улыбыз Әфганстанда хезмәт итә башлый. Аңардан җылы хатлар гына явып торды. Билгеле, хезмәт итү авыр, бик тә авыр була, ләкин безгә сиздерми, сагынса да сер бирми! Әкренләп көн артыннан көн, ай арты ай үтә. Шулай итеп 2 ел артта кала. Көтеп алган приказ чыга. Рәшит абыегыз да әфган бүләкләре ала, кайтырга әзерләнә, ләкин... Бүләкләр белән безне куандырырга язмаган икән аңа. Кайтырга берничә генә көн калгач, тревога белән уяталар. Дошманнар сарайга ут төрткәннәр!.Рәшит абыегыз беренчеләрдән булып алга ыргыла.”

Озакламый шартлау яңгырый, һавага балчык кисәкләре белән бергә Рәшит Сәлих улының гәүдәсе дә күтәрелә... Бер минут һәм... кеше гомере өзелә...

3. Балалар, әйдәгез әле, без дә Рәшит абыегызның якты истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алыйк.

(Р.Фәрдиевның хатлары, бирелгән бүләкләренең күчерелмәсе белән таныштыру)

4. Шулай итеп ,Фәрдиевләр гаиләсенә шатлык урынына кайгы, күтәрә алмаслык кайгы килә. Уллары үз аягы белән түгел, кара табут эчендә кайтты шул... Ләкин исәннәрнең тормышы дәвам итә. Тирән яралар сызлый- сызлый да , әкренләп йомыла. Ләкин, бу батырның исемен оныту дигән сүз түгел, юк. Юк! Рәшит Сәлих улы онытылмады, онытылмый да, онытылмаячак та! Авылыбызда батыр солдатка һәйкәл куелды. Һәр бәйрәмдә, мәктәбебез укучылары, аның каберенә, һәйкәленә чәчәкләр, такыялар куеп торалар. Аларга сукмак беркайчан да суынмаячак.

Авылыбызда , ул яшәгән урамга, Рәшит Фәрдиев исеме бирелде. Зөбәер авылы мәдәният йортында “Алар Ватан сагында”, дигән стенд эшләнде. Иң уртада - Рәшит Фәрдиев. Ул һәрвакыт сакта. Әйтерсең, тыныч тормышның кадерен белергә чакырып тора.

Мәктәбебездә аның исемен мәңгеләштереп, мемориаль

такта куелды. 9 класс укучылары каберен һәм һәйкәлен карап, чистартып торалар. Мәктәбебезнең яшьләр оешмасы Рәшит Фәрдиев исемен йөртә. Болар барысы да Рәшит Фәрдиевнең үлемсезлеген, аның безнең арада яшәвен һәм исеменең беркайчан да безнең хәтердән җуелмаячагын күрсәтә.

5. Үзебезнең укытучыбыз (бүгенге көндә лаеклы ялда) Светлана апа Хабибуллинаның Рәшит Фәрдиевкә багышлап язган шигыре дә моңа ачык мисал.

Авыл уртасында бер һәйкәл бар

Куелган ул батыр егеткә

Әфганстан дигән шомлы җирдә

Яшьли һәлак булган Рәшиткә.

Бары 20 яшь иде аңа

Бер дә килми иде үләсе

Сөйгән кызын, әти-әниләрен

Тизрәк килә иде күрәсе.

Чемоданы тулган, кәеф әйбәт

Өйгә кайту икән уенда.

Язмышына шулай язылгандыр

Һәлак булды кайтыр таңында.

Ачыласы чәчәк ачылмады

Әйтә алмады әйтер сүзләрен.

Кайтам диеп хәбәр җибәрде дә

Мәңгелеккә йомды күзләрен.

Үзен көткән ата-анасына

Хәсрәт булып кайтты табуты.

Сүрелмәс, юк, мәңгегә сүрелмәс

Бу кайгының ачы сагышы.
Әйе, бер гаепсезгә, бер мәгънәсе булмаган сугышта районыбыздан Рамилне, Мөдәрис, Дәһлүлне үтереп, Сөн елгасы буена салдылар, Агыйдел буенда Ринат белән Мөхәррәм, Зөбәердә Рәшит ята. Без бу егетләребезне онытырга тиеш түгел.Алар- безнең үткәнебез, алар- безнең бүгенгебез, алар- безнең- киләчәгебез, алар- безнең тарихыбыз.
Y. Дәресне йомгаклау.

1. Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Үзегезгә нинди сабак алдыгыз?

2. Ни өчен без бүгенге дәресебезне Якташларыбыз- Россия тарихында

дип атадык?

3. Әйе, без бүгенге дәресебездә ике генә авылдашыбыз турында сөйләштек. Әле тыныч тормышта да үзләренең кылган гамәлләре, эшләгән эшләре белән тарих битләренә язып калдырырдай авылдашларыбыз, якташларыбыз бик күп. Сезнең киләчәктә дә аларны онытмавыгызны, алардан үрнәк алып, алар рухында тәрбияләнүегезне теләп калам.

YI. Өй эше. Үзегезнең туганнарыгыз , танышларыгыз арасында кемнәрне Россия тарихы битләренә кертеп калдырырдай дип уйлыйсызмы? Шул хакта әти- әниләрегез белән сөйләшеп килегез