Главная страница


Урок по татарскому языку в 5-м классе на тему "Көз"



Скачать 54.13 Kb.
НазваниеУрок по татарскому языку в 5-м классе на тему "Көз"
Дата18.04.2016
Размер54.13 Kb.
ТипУрок

Урок по татарскому языку в 5-м классе на тему "Көз".
Максат: 1) Көз фасылы турындагы белемнәрне системалаштыру. Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр буенча үтелгән лексик-грамматик материалны ныгыту, йомгаклау. 2) Бәйләнешле сөйләм телен һәм язу күнекмәләрен үстерүне дәвам итү. 3) Укучыларның алган белемнәрен гомумиләштерү, өйрәнгән материалны тормышта куллана белү күнекмәләрен камилләштерүне дәвам итү.

Җиһазлау: компьютер, плакатта кроссворд, яшелчә-җимешләр маскалары, дәреслек (авторлары: Хәйдәрова Р.З., Рангулова Р.Һ. Татар теле. 2 нче сыйныф. – Казан: Мәгариф, 2009), эш дәфтәрләре, тестлар, диск “Татар телле заман”.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1. - Исәнләшү.

- Татар теле дәресен башлыйбыз.

- Бүген сыйныфта кем дежур? (Дежур укучы рапорты).

- Илнар, хәзер кайсы вакыт?

- Көз айлары кайсы айлар?

- Укучылар, без бүген дәрестә “Көз” темасы буенча алган белемнәребезне ныгытачакбыз. (Мы сегодня на уроке закрепим наши знания по теме “Көз”. (Слайд)

2. - Балалар, сез әкиятләрне бик яратасыз. Өй эшенә мин әкият язарга кушкан идем. Аларны укыйк. (Балалар әкиятләрен укыйлар).

- Әкиятләрегез бик кызыклы, матур булды, рәхмәт сезгә.

II. Төп өлеш.

1. Фонетик зарядка.

- Ә хәзер әйдәгез яшелчә һәм җиләк-җимеш атамаларын искә төшерик. (А теперь давайте вспомним названия овощей и фруктов. Повторяем хором).

(Диск. “Татар телле заман” . Выбор темы №20, №21)

20

Кура җиләге

Чия

Каен җиләге

Җир җиләге

Алмагач

Бакчачы

Балан

Алма

21

Кавын

Сарымсак

Карбыз

Суган

Бәрәңге

Кабак

Төче торма

Карачкы

Киртә

Кәбестә

Шалкан

Кишер

Чөгендер

Кыяр

2. - А сейчас мы проверим наши знания, и проведем небольшое тестирование.

Тест.

1. Спроси у друга, нравится ли ему осень. Найди правильный ответ.

А) Сиңа кыш ошыймы?

Б) Сиңа көз ошыймы?

В) Сиңа җәй ошыймы?

2. Попроси у друга яблоко. Найди правильный ответ.

А) Миңа кишер бир әле.

Б) Миңа чөгендер бир әле.

В) Миңа алма бир әле.

3. Какое слово переведено неправильно?

А) кишер – морковь

Б) алма – арбуз

В) суган – лук

4. Вместо точек поставь нужное слово.

Кыяр бакчада ... .

А) үсә

Б) бара

В) җырлый

5. Какая буква пропущена? бәрә ... ге , я ... гыр

А) н

Б) ң

В) г

- Молодцы!

- Балалар, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр кайчан өлгерәләр? (Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр көз көне өлгерәләр).

- Алар кайда үсәләр? (Алар бакчада үсәләр).

- Давайте представим, что это большой сад-огород. И в нем растут морковь и свекла, лук и помидор, яблоко и лимон, ягода и арбуз. А для этого я специально приготовила вам маски. Одевайте маски.

3. - Ә хәзер әйдәгез уйнап алабыз. “Тәрҗемәче” уены.

(Игра “Переводчик”). (Слайд)

  1. Алтын көз җитте. (Пришла золотая осень).

  2. Көннәр салкын. (Дни холодные).

  3. Безнең бакча бар. (У нас есть огород).

  4. Бу груша сары. (Эта груша жёлтая).

  5. Агачлар саргайды. (Деревья пожелтели).

  6. Бакча зур һәм матур. (Огород большой и красивый).

  7. Кошлар җылы якка киттеләр. (Птицы улетели в тёплые края).

  8. Бу агачта лимон үсә. (На этом дереве растёт лимон).

4. Физик күнегү.

Алмалар агач башында,

Карлыганнар куакта,

Балан тәрәзә каршында,

Әфлисуннар еракта.

5. Дәреслек белән эш.

- Дәфтәрләрне ачтык. Бүгенге числоны язабыз.

( 48 б. 4 күнегү):

Б...рәңге, су...ган, кәб...стә, киш...р, кав...н, чөг...ндер, ш...лкан, к...рбыз, ч...я.

6. Күзләргә ял күнегүләре.

- Күзләребез бик арды, ял итеп алыйк.

- Бик яхшы.

7. Табышмаклы кроссворд. (Кроссворд с загадками. Нужно отгадать загадку и написать ответ в пустые клетки).







К

ә

б

е

с

т

ә

ш

А

л

к

а

н




к

и

ш

е

Р










а

Л

м

а







к

Ы

я

р

с

у

Г

а

н




к

А

р

б

ы

з

ч

ө

г

е

Н

д

е

р





(Слайд)

  • Йөз кат кием, барысы да төймәсез. (Кәбестә).

  • Түгәрәк, ә ай түгел, сары, ә кояш түгел, тәмле, ләкин шикәр түгел, койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан).

  • Чәчләре яшел, бөдрә, гәүдәсе билдән җирдә. (Кишер).

  • “Алма!” – дисәң дә, алалар, нәрсә соң ул балалар? (Алма).

  • Озынча, яшел һәм тәмле. Ул нәрсә? (Кыяр).

  • Үскәндә яфрагын ашыйлар, үсеп җиткәч үзен ашыйлар. (Суган).

  • Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай. (Карбыз).

  • Җир астында кызыл әтәч. (Чөгендер).

8. Ә хәзер реклама чыгарылышы! ( А сейчас рекламная пауза)!

  • Мин баллы кишер. Мин балаларны үстерәм.

  • Чөгендерем бик тәмле, кан составын яхшырта.

Глюкоза, витаминнар бар минем составымда.

  • Аша син сарымсак һәм суган, аларда витаминнар күп.

  • Мин кызыл помидор. Миндә витаминнар күп.

  • Мин сары лимон. Лимон әче. Лимонда С витамины күп.

  • Алма зур, кызыл, тәмле. Алмада тимер күп.

  • Мин матур, тәмле җиләк. Салкын тиюдән файдалы.

  • Мин тәмле, кызыл карбыз. Мин бөергә файдалы.

- Рәхмәт, балалар,бик яхшы реклама ясадыгыз. Димәк, яшелчәләр, җиләк-җимешләр сәламәтлеккә файдалы.

III. Гомумиләштерү.

  • Укучылар, без бүген дәрестә “Көз” темасы буенча белемнәребезне ныгыттык.

  • Дәрес сезгә ошадымы? (Әйе, бик ошады).

IV. Йомгаклау. Билгеләр кую.

V. Өй эше. “Көз” гербын ясарга. (Дома придумать и нарисовать герб на тему “Осень”).