|
Математика 4класс Дәрес тибы: уткәнне ныгыту дәресе. Эшчәнлек төре МАТЕМАТИКА 4класс
Дәрес тибы:уткәнне ныгыту дәресе.
Эшчәнлек төре: коллектив,төркемнәрдә, индивидуаль.
Предметара бәйләнеш:математика,әйләнә- тирә,татар теле,сынлы сәнгать.
Кыскача гипотеза:
Бу проект 4 нче класс укучылары өчен исәпләнгән.Әлеге дәрес мәсьәләләр һәм мисаллар эшләү буенча белемнәрен системалаштыру,камилләштерүне үз эченә ала.
Дәрес проект методикасы кысасында тәзелгән.
Проектның бурычлары:танып-белү эшчәнлеген,иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү;укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту,нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү;җирле төбәк компонентын куллану аша мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту,фәнгә кызыксыну уяту.
Проекттагы мәсьәләләр үзебезнең җирлектәге кешеләрнең эшчәнлеге,колхоз кырларыннан җыеп алынган уңыш белән бәйләнгән.
Кулланылган әдәбият:интернет-ресурслар,Казыйхановлар ”Математика”дәреслеге,”Табигать бизәкләре”Казан”Мәгариф”нәшрияты. Дәрес барышы
ТЕМА. Мисаллар һәм мәсьәләләр эшләү МАКСАТ. 1 Укучыларның исәпләү һәм мәсьәлә чишү күнекмәләрен камилләштерү.
2. Логик фикер йөртүләрен үстерү.
3. Укучыларда дуслары, сыйныфташларына карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү. Юлларда балаларның сак йөрүләренә ирешү. ДӘРЕСНЕҢ ПЛАН-КОНСПЕКТЫ I. Проект алды эшчәнлеге.
1. 1 слайдны ачу, 1төркем балаларына укыту: Дәресләрнең бөтенесен кирәк белеп калырга,
Тапкырларга да бүләргә, кушарга да алырга.
Әгәр тыңлап утырмасаң, өйдә дә укымасаң,
Дәресләрнең иң авыры, дәресләрнең иң кыены
Ма-те-ма-ти-ка. 2 төркем балаларына укыту:
Ребуслар чишәсе бар, мәсьәләләр, мисаллар,
Ә мисаллар кайчагында чишелмиләр- усаллар.
Эшләсәң өй эшеңне, кызганмасаң көчеңне,
Дәресләрнең иң-иң-иң җиңеле- Ма-те-ма-ти-ка. - Безнең математика дәресе бүген кемгә җиңел булыр, ә кемгә авыр – ахырдан әйтерсез.
2. Балалар төркемнәргә бүленеп утыралар
1т – “Аналитиклар”
2т- “Экспериментаторлар”
3т – “Рәссамчылар”
4т – “Тикшерүчеләр”
II. Проект эшчәнлегенә әзерлек этабы.
1. Логик фикерләүгә мисал (2 слайд) Биремне “Экспериментаторлар” эшли.
172 162 152 145 132
- Саннар рәтен карагыз әле. Охшаш якларын һәм аермалы ягын табыгыз, аңлатыгыз.
“Аналитиклар” дөрес җавапларны гына билгелиләр.
1.Охшаш : барысы да өчурынлы, йөзләр 1 цифры белән бирелгән.
2. аермалы: 145 артык сан. Берәмлек барысында да 2 белән бирелгән, 145 тә 5 берәмлек.; дистәләр дә төрле цифрлар белән.
III. Проект төзүнең төп этабы.
1. Теманы билгеләү
(3 слайд) Шулай итеп, безнең йомгагыбыз урманны чыгып, Көз кызын эзләп, алга таба тәгәрәгән, һәм килеп чыккан ди ул басуга. Бу вакытта басуда комбайнерлар ашлык суктырып йөриләр икән.
Ә алар арасында кем булган дип уйлыйсыз?
“Тикшерүчеләр”гә Алмаз абыйлары турында сөйләргә.
(Бер укучы сөйли) Минем абыйны авылда гына түгел, районда да белмәгән кеше сирәктер. Чөнки ул армый- талмый , язгы- көзге кыр эшләре вакытында гел басуда. Шуның өчен ул бик күп бүләкләргә, мактау кәгазьләренә дә ия булды.
Укытучы:
Ләкин без йомгак артыннан, басуга, Алмаз абыегыз янына бара алмыйбыз. Чөнки, басуга бару өчен олы юлны чыгарга кирәк, ә анда светофор тора. Ә аның яшел утын яндыру безнең кулда. (Телдән мисаллар эшләү) 4 слайд Бу эшне “Экспериментаторлар” эшли, ә “Аналитиклар” тикшереп утыра 7050 - 7000 = 50 50 + 670 = 720
720 : 9 = 80
80 - 30 = 50
50 +7000 = 7050
“Аналитиклар” дөрес эшләгән укучыларны билгелиләр.
Укытучы: Юлыбызны дәвам итәбез
Юлларда дөрес йөрү кагыйдәләрен “Экспериментаторлар” әйтә, “Аналитиклар” дөрес җавапларны кабатлый.
5 слайд. Без светофорны үтеп, басуга барып кергәндә, Алмаз абыегыз эшен бетереп килә иде. Каян килеп чыктыгыз әле, миңа әз генә ярдәм кирәк иде, дип каршы алды ул .
Мин суктырган җирнең буе 150 м, ә иңе 40 м, шуның мәйданын исәпләргә генә булышыгыз әле диде ул.
-Булышабызмы укучылар “Экспериментаторлар” мәйдан табу кагыйдәсен әйтәләр һәм бергәләп чишәләр. S= иңе * буе S= 150м*40м = 6000 кв.м.
6 слайд. Ә икенче эшлисе участогымның мәйданы 7500 кв.м. Буе шулай ук 150 метр диләр. Ә аның иңе күпме булыр?
Иңе= S: буе 7500кв.м : 150м =50м
Шулай итеп, укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
(Тема билгеләнә. Мисаллар һәм мәсьәләләр чишү.)
Ял минуты
Арканы терәп, кул-аякларны уңайлы итеп куегыз. Күзләрегезне йомыгыз. Тәнегез ял итә. Сез мине генә тыңлыйсыз, мине генә ишетәсез. Ә хәзер сезгә иң рәхәт булган вакытыгызны искә төшерегез. Андый чаклар сезнең бик күп. Чөнки сезне бик тә яратучы, иркәләп сөюче, назлаучы әти-әниләрегез бар. Сез бик бәхетле.
Ә хәзер үзегез белән бер сыйныфта укучы иптәшләрегезнең йөзен күз алдына китерегез. Аларга сәламәтлек, шатлык, бәхет теләгез. Бер-берегез белән дус булыгыз. Матур һәм әдәпле генә сөйләшегез.
Бу эшләрегезне башкаруыгызны һәм ял итүегезне тойсагыз, күзләрегезне акрын гына ачыгыз һәм бер-берегезгә карап елмаегыз.
Эшебезне дәвам итәбез.
2. Күнекмәләр булдыру.
Алмаз абыегыз бик хәйләкәр булып чыккан әле.Ул сезгә тагын биремнәр әзерләп куйган . Иң беренче эшләгән кешегә бүләгем дә бар ди.
а) Тигезлекнең сул ягында “+” һәм “–” тамгаларын нәтиҗәдә 15 саны килеп чыгарлык итеп урнаштырыгыз .
“Тикшерүчеләр” эшли.
7 слайд 7 3 8 2 7 8 = 15 (Җавап: 7 – 3 + 8 + 2 – 7 + 8 = 15)
б). Балалар, инде басуга килеп кергәнбез икән, үзебезнең уңышларыбыз белән дә танышып китик.
“Рәссамчылар”га мәсьәләгә схема төзергә
8слайд. 1 төркем Яз көне Зөбәер авылы басуларында 109 гектар җиргә арпа чәчкәннәр , һәм 4905 ц уңыш җыеп алганнар. 1гектар җирдән күпме уңыш җыеп алдылар икән?
“Рәссамчылар”га мәсьәләнең шартына модель ясарга.
9 слайд. 2 төркем Түке авылы басуларының 110 гектар җиренә арпа чәчкәннәр, һәм 4730 ц уңыш җыеп алганнар. 1гектар җирдән күпме уңыш җыеп алдылар икән? Кайсы авыл басуыннан уңыш күбрәк чыккан?
“Экспериментаторлар” мәсьәләне эшли, “Тикшерүчеләр” мәсьәләне тикшерә.
“Рәссамчылар” уңыш үстерү турында телдән рәсем ясыйлар.
IV. Проектны сынау этабы.
10 слайд. Мисалларның җавапларын үсә бару тәртибендә урнаштырсагыз, татар халкының бер мәкален укырсыз
“Тикшерүчеләр” эшне башкара, “Аналитиклар” дөреслеген тикшерә.
180*0+60= 60 240-160= 80 300:10= 30 9*9-1+10= 90
25*2= 50 1000:100= 10 300-100-160= 40
11 слайд
V. Йомгаклау.
- Без дәрес башында нинди бурыч һәм максатлар куйган идек?
-Куелган максатка ирешә алдыкмы?
- Дәрес кемнәргә җиңел, кемнәргә авыр булды?
|
|
|