Исем.Кабатлау.
Муллаярова Сөмәя Тәлгать кызы
Актаныш 1 санлы урта мәктәбе
Максат :исем темасы буенча алган белемнәрне кабатлау ныгыту;
язма һәм бәйләнешле сөйләмне, хәтерне үстерү,
кызыксынучанлыкны арттыру;
халык авыз иҗатына кызыксыну уяту;
мөстәкыйльлек тәрбияләү;
Ресурс: карточкалар, мәкаль, табышмак, проектор
Дәрес барышы:
I Оештыру моменты.
а)бер-берсен сәламлиләр:
- Исәнме , дустым! (кул кысышалар)
- Хәлләрең ничек ? (җилкәсенә кагыла)
- Кайларда булдың? (колагын тарта)
- Юксындым сине?! (йөрәген күрсәтә)
- Хәзер син монда? (кулын ике якка җәя)
- Бик яхшы! (кочаклашалар)
ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН
- кемнәрнең кәефләре яхшы, шул укучылар баса;
- кемнәрнеке бик яхшы , шул укучылар баса;
-кемнәр “5”ле алырлык әзерләнеп килде , шул укучылар баса;
-кемнәр бик матур язачак, шул кешеләр баса;
II Актуализация.
а)матур язу:
Вв ввв
Вәли аваз диван
- сүзләрнең транскрепциясен яз:[w ә л и ], [а w а з ],[д и в а н]
- в хәрефе нинди авазларны белдергән?кайда языла?
- җөмләләр төзү;
III Уку мәсьләсен кую.
а)уен „ Алма җыябыз” Алсу битле кыз, балланып пеште
Агачтан тып итеп ,җиргә сикереп төште
(алма)
    
    
  

алмада сүзләр : кое,учак,әни,кызыл,очучы, каз, балык,игенче, Алсу, бәби, төн.
! алмаларны кәрзингә җыялар;
- 2 укучы чыгып тикшерәләр;
- нәрсә белдерәләр?
- нинди төркемгә җыябыз?
- кайсы сүз артып калды? Ни өчен?
- нәрсә белдерә?
- без бу сүзләрне беләбезме әле? Димәк ,алдагы дәресләрдә өйрәнәчәкбез.
!1 җөмлә төзеп язарга,
- схемасын төзергә;
б) карточкада эш:4 рәт: һәр рәткә 1 сүз;ТАЙМД РАУН РОБИН
- сүз ясап яз;(һәр укучы җавабын укый)
- шул хәрефтән башланган ялгызлык исемнәр яз(төрле формасын)
Аткар – тарак:Татарстан, Азат, Рәхимов, Актүш, Кама.
акбот – ботка:Булат, Ока, Татарстан, Казан, Айбаш.
Кранут – тукран:Татарстан, Урал, Казан, Рәис, Алмачуар,Нуриева.
өймәк – көймә:Казан, Өметбаев, Йолдызкай,Мишә,Әмир.
- нинди хәрефтән яздык? Ни өчен?
Ял моменты: микс фриз групп
в) хәтердән язу : ТАЙМД-ПЭА-ШЭА
Кулларың таза булса да,
Бәхетләр килмәс ансат.
Җирдән ашарга теләсәң,
Үзең дә җирне ашат.
- эчтән уку;
-сүзлек эше;
- сорауларга җавап;
- бәхетле булу өчен нишләргә кирәк?
- эшләр өчен нәрсә кирәк?
- бу гына җитәме соң?
- ни өчен җитми?
- нинди мәкаль туры килә?(слайд )
- кычкырып уку;
- ятлау(3 минут вакыт бирелә), сөйләү;
- орфограммаларны тикшерү;
- хәтердән язу;
- үзара тикшерү;
! исемнәрнең санын билгеләгез; РЕЛЛИ РОБИН
г) кроссворд чишү: 1Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.(һава)
2Ду-ду-ду итә,
Хайваннарны йөгертә,
Кешеләрне тилмертә.(гарасат)
3 Мине сорыйлар, көтәләр,
Әз күренсәм- качалар.(яңгыр)
4 Ялт итәр дә йолт итәр,
Тигән җирен ут итәр.(яшен)
- барысын бер сүз белән әйтегез;
- һәр рәт бер сүзне килеш белән төрләндерә;
- слайдтан тикшерәләр;
д)Мәкальне язып бетер:
Эшчән бәхетне эштән эзләр, ... .
Бауның озыны яхшы, .... .
Калган эшкә ... .
Китап - ...
- бер- берсен тикшерәләр, дөрес җавап слайдта күренә;
- мәгънәсен аңлаталар;
! исемнәрнең төзелешен тикшерәләр(тамыр,кушымча:ясагыч, төрләндергеч)
е)Модельләштерү.
Исем
Предмет
Кем? Нәрсә?
сан килеш
Рефлексив кабатлау.Үзбәя.
А) тест сорауларына җавап;(слайд)
-нәрсә белдек? Ничек белдек?
Өй эше.
сыйфатларны кабатлагыз.
270нче күнегү.
*
|