Главная страница


Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен сыйныфташ тыш чара “Көзге уңыш” Укытучы



Скачать 58.24 Kb.
НазваниеРус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен сыйныфташ тыш чара “Көзге уңыш” Укытучы
Дата14.04.2016
Размер58.24 Kb.
ТипДокументы

Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен сыйныфташ тыш чара

Көзге уңыш”
Укытучы: Хәерле көн, әти-ниләр, кунаклар! Бездә бүген “Көзге уңыш” бәйрәме.
Яфрак бәйрәме” җыры
1 укучы: Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белә.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.
2 укучы: Җылытмый инде кояш та –

Көннәр кыскара бара.

Әбиләр чуагы белән

Көз алдый безне бары.
3 укучы: Сибәли салкын яңгырлар,

Кургаш болытлар йөзә.

Җирне, хакимлек итәргә,

Тапшырылган хәзер көзгә.
Укытучы: Бик матур бер бакчада төрле-төрле яшелчәләр үскән. Җәйнең ягымлы кояшы аларга үзенең җылысын бүләк иткән.
Кояш: Мин Кояш – алтын Кояш!

Мин Кояш – матур Кояш!

Бар дөньяны яктыртам,

Бар дөньяны җылытам!
Укытучы: Яңгыр тамчылары аларның битләрен юган, алар җирдә зур булып үскәннәр. Яшелчәләргә бу бакчада бик рәхәт булган. Ләкин яшелчәләрнең сәяхәткә чыгасылары, шәһәрне күрәселәре, кешеләрнең өстәлләренә менеп утырасылары килгән. Мондый эшне оештыруга күп илләрне гизгән Помидор бик оста булган.
Помидор: Әй, яшелчәләр: кишер, кәбестәләр, карбызлар, кыярлар, кабаклар бүген без сезнең белән базарга сәяхәткә чыгабыз.
Музыка “Карусель”
Укытучы: Сәяхәткә чыгарга теләүчеләр бик күп җыелган
Кыяр: Кыярны һәркем таный

Кыяр салатка ярый.

Әгәр дә куйсаң тозлап

Кыяр саклана озак.
Шалкан: Түгәрәкмен – ай түгел,

Сары – май түгел.

Койрыгым бар – тычкан түгел.
Кәбестә: Мин булам кәбестә,

Үзем яшькелт төстә.

Күлмәгем күп катлы

Үзем бик тә татлы.
Кишер: Минем исеме – кишер

Теләсәң, болай пешер.

Теләсәң, ашка тура

Мине яртакан бала

Озын гомерле була.
Кабак: Таныйсыздыр инде мине

Әйе, әйе, мин кабак.

Мине тәмне белим дисәң,

Бәлешемне ашап кара.
Кавын: Түтәлдә яткан чагымда

Тулам ай кебек.

Табынга ярып куйганда

Эчем сары бал кебек.
Карбыз: Үзем шардай

Эчем кандай

Тәмем балдай.
Борчак: Мин борчак, мине кешеләр

Кырга чәчеп үстерәләр.

Җыеп алгач көзен, миннән

Тәмле ботка пешерәләр.
Көнбагыш: Ай башлы, яшел кашлы

Калфагым сары ефәк.

Борылам да кояшка карыйм

Эх матур инде бигрәк!

Сарымсак: Аш тәмләткеч ясар өчен

Сарымсак та бик кирәк.

Кышын мине дус күрсәләр

Авыручылар сирәк.
Кукуруз: Мин – кукуруз

Мин дә кирәк.

Кешеләргә ашар өчен,

Салатлар ясар өчен.
Баклажан: Шәмәхә күлмәген кигән,

Үзе олы, шоп-шома.

Салат өчен менә дигән

Искиткеч бер кушылма.
Укытучы: Шулай итеп, яшелчәләр юлга кузгалган.
Музыка “Яңгыр” (хоровод)



Укытучы: Барыгыз да бер арбага сыймыйсыз. Безгә тагын бер арба кирәк.

Исемнәрендә қ (къ) авазы булган яшелчәләр кып-кызыл арбага утырырлар , ә к (к) авазы булганнар яшел арбага утырырлар (+помидор) 2 команда була.
1 арба : кыяр, шалкан, кабак, кавын, карбыз, борчак, сарымсак,
2 арба: кәбестә, кишер, кукуруз, көнбагыш, баклажан, помидор да шушында
Укытучы: Алда безне кызыклы тукталышлар көтә.
1 тукталыш “Тылсымлы яфраклар”

Укытучы: Беренче тукталыш “Тылсымлы яфраклар”. Тактада сүзләр язылган, ләкин анда хәрефләр төшеп калган. Алар яфрак артларында. Дөрес хәрефләрне табабыз. Башладык.

К...тап, м...ктәп, җ...млә, ...кбур, ук...чы, к...ләм, д...фтәр, т...кта, с...йныф.

Р...хмәт, күн...гү, к...ңелле, бүг...н, к...н, д...рес, с...рау, ...хшы, с...т.
2 тукталыш “Тәмле алмалар”

Укытучы: Бу тукталышта без алмалар ашыйбыз. Алма сүзендә беренче хәреф нинди? Мин сезгә кәгазьләр бирәм, монда А хәрефенә башланган сүзләр язасыз.
Шәһәр-... Хайван-..

Ил-... Язучы-...

Җимеш-... Машина-...

Үсемлек-... Чәчәк-...
3 тукталыш “Кошлар китте”

Укытучы: Көз көне кошлар җылы якка китәләр. Хәзер без дә очабыз. Кулларны дөрес күтәрегез. Бу тукталыш “Кошлар китте” дип атала.
1 командага:

Очты-очты – каргалар очты

Очты-очты - машиналар очты

Очты-очты – чыпчыклар очты

Очты-очты - сандугачлар очты

Очты-очты - сыерлар очты

Очты-очты - самолетлар очты

Очты-очты - казлар очты

Очты-очты - кызлар очты
2 командага:

Очты-очты – үрдәкләр очты

Очты-очты - кошлар очты

Очты-очты - алмалар очты

Очты-очты - вертолетлар очты

Очты-очты - әтиләр очты

Очты-очты – мәктәпләр очты

Очты-очты - тавыклар очты

Очты-очты - әтәчләр очты
Музыка “шум дождя”
4 тукталыш “Яңгыр ява”

Укытучы: Балалар, ишетәсезме? Яңгыр ява. Хәзер безнең зонтик тотып, аякны пычратмыйча, финишка барабыз. Монда мин сезгә сораулар бирәм. Кем җавап бирә, шул җиңә.



  1. Кыш көне нәрсә ява? (кар).

  2. Бер атнада ничә көн? (7).

  3. Кулда ничә бармак бар? (5).

  4. Агачта нәрсә үсә? (яфраклар).

  5. Көз көне кошлар кая китәләр? (җылы якларга).

  6. Җәй көне нәрсә ява? (яңгыр).

  7. Атнаның өченче көне? (чәршәмбе).

  8. “Шүрәле” әкиятен кем язган? (Г.Тукай).

  9. Кешедә ничә күз бар? (2).

  10. Җирдә нәрсә үсә? (үлән).


5 тукталыш “Гөмбәләр җыябыз”

Укытучы: Бу ткатлышта без гөмбә җыябыз. Гөмбәләрдә русча фигыльләр язылган. Сез аның татарчасын табасыз.


  • идет-бара

  • прыгает-сикерә

  • поет-җырлый

  • сидит-утыра




  • думает- уйлый

  • пишет-яза

  • танцует-бии

  • улыбается-елмая



Укытучы: Ә хәзер гөмбәләр турында җыр җырлыйбыз.
Музыка “Гөмбәләр”
Укытучы: Бу сәяхәт бөтен яшелчәләргә дә ошаган. Шуннан соң алар ел саен көз көне базарга сәяхәткә чыгалар ди.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Сау булыгыз!