Главная страница


Тема: Фигыльнең күпмәгънәлелеге. Максат



Скачать 35.91 Kb.
НазваниеТема: Фигыльнең күпмәгънәлелеге. Максат
Дата14.04.2016
Размер35.91 Kb.
ТипДокументы

Тема: Фигыльнең күпмәгънәлелеге.

Максат: 1) укучыларның фигыль сүз төркеме турында белемнәрен ныгыту;

2) фигыльнең күпмәгънәлелеге белән таныштыру;

3) фигыльләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен чагыштырып, укучыларның фикер йөртә белә сәләтләрен үстерү;

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу дәресе.

Дәреслек: Мияссарова.

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, электрон дәрес.
Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше.

2.Уңай психологик халәт тудыру(бер-берсенә матур теләкләр теләү).

- Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз.Хәзер безнең татар теле дәресе. Дәресебез гади генә түгел, дәрестә кунакларыбыз бар.Бер-беребезгә, килгән кунакларга елмаю бүләк итик тә, дәресебезне башлап җибәрик.

3. Актуальләштерү.

-Бүген дәрескә Тапкыр ябалак хат алып килгән. Бу хатында Тапкыр ябалак сезгә бер сорау белән мөрәҗәгать иткән.Хатны ачып укыйк әле:

“ Исәнмесез, балалар! Бу хатны сезгә Тапкыр ябалак яза. Мин сезне сүз төркемнәре турында күп кенә белем тупладыгыз дип ишеттем. Әйтегезче, зинһар, эшне –хәрәкәтне белдергән, нишли?, нишләде?нишләгән? сорауларына җавап бирүче сүз төркеме, нинди сүз төркеме була икән? Бу сорауга җавап бирә алсагыз, дәресне башлау өчен “ачкыч” килеп чыгар.”

Сәлам белән Тапкыр ябалак!”

  • Укучылар, әйдәгез Тапкыр ябалакның йомышын үтик. Сорауга җавап бирик.

(тактада фигыль сүзен ачам).

4.Яңа тема аңлату.

- Әйдәгез әле балалар, тактада бирелгән җөмләләргә игътибар итик. Аларның нәрсәләре төшереп калдырылган? Шул сүзләрне куйик әле.

Әти утын яра.

Агач яфрак яра.

  • Б җөмләдән фигыльләрне табып әйтик әле? Бу сүзләрне сез ничек аңлыйсыз?

  • Димәк әти утынны вата, кисәкләргә бүлә.(тактада ачып куям)

  • Ә икенче сүз турында нәрсә әйтер идегез?Аны икенче сүз белән ничек әйтеп булыр иде?(тактада ачып куям)

  • Димәк бу фигыльләр төрле мәгънәдә килгән.

Бик яхшы! Димәк без бүгенге дәрестә нинди тема өйрәнәбез?

  • ( Фигыльләрнең төрле мәгънәдә килүен өйрәнербез)

  • Укучылар, хәзер тактага игътибар итик әле. Бүгенге теманың кагыйдәсен укыйк. Кагыйдәне бергәләп, бер тавыштан укыйбыз, шуңа күрә барыбыз бергә тирән генә сулыш алдык та укып киттек.

4. Алган белемнәрне ныгыту.

  • Әфәрин балалар, булдырдыгыз! Ә хәзер Тапкыр ябалак алып килгән биремне үтик. Бу биремдә җөмлә ахырына тиешле сүзләрне куярга кирәк. Сүзләрнең барысын да дөрес куйсак, Тапкыр ябалак безгә “Бик яхшы!” билгесен куячак. Сез миңа сүзләрне әйтегез, ә мин куя барырмын. Башладык балалар.

5.Физкультминутка. (Микс-фриз груп) китап, ашый

6. Дәреслек белән эшләү.
- Тыныч кына урыннарыбызга утырдык һәм дәресебезне дәвам итәбез.

Әйдәгез, балалар дәреслекнең ... битен ачабыз һәм 189нчы күнегүне табабыз.

Биремен укыйбыз.

  • Ә нинди сүзләр соң алар, синонимнар?

  • Яхшы балалар. Бу биремне төркемнәрдә эшлибез. Беренче җөмләне 1нче төркем, икенче җөмләне 2нче төркем, өченче җөмләне 3нче төркем, дүртенче җөмләне 4нче төркем үти. Дәфтәргә үзегезнең җөмләләрегезне яза барыгыз.Җөмләләрне тулыландыру өчен сүзләр күнегү астында бирелгән.

  • Төркемнәрдә барыбыз да үтәп бетергәч бер-беребезнең кулыннан тотып кулларны югарыга күтәрәбез.

  • Төркемншн бер генә укучы җавап бирә.

  • Әфәрин дуслар! Бу биремне дә бик әйбәт башкарып чыктыгыз!


6.Шигырь өстендә эшләү.

-Кадерле балалар, хәзер мин сезгә Нур Әхмәдиевның “Җил кумадык” исемле шигырен тыңларга тәкъдим итәм. Игътибар белән тыңлагыз. Аннары мин биргән сорауларга җавап бирербез.

- Укучылар, әйтегез әле, җилне куып тотып буламы? Равил нәрсә турында әйткән?Бу сүз фигыльнең кайсы мәгънәсе?
7. Рефлексия.

-Ягез әле, укучылар, бүген дәрестә кем нинди дәрәҗәдә теманы аңлавын безгә куелган үзбәя алмагачында күрсәтеп китсен. Исегезгә төшерәм: үзен “5”ле билгесенә аңладым дисә, алма, “4”ле билгесенә – чәчәк, “3”ле билгесенә яфрак куйсын.
8.Өйгә эш бирү.

“Балавыз сыгу” сүзенең мәгънәсен ачыкларга.