Главная страница

Яңа дәүләт стандартларына күчү шартларында инновацион педагогик технологияләрнең нәтиҗәлелеге



НазваниеЯңа дәүләт стандартларына күчү шартларында инновацион педагогик технологияләрнең нәтиҗәлелеге
Дата18.04.2016
Размер73.7 Kb.
ТипДокументы

Яңа дәүләт стандартларына күчү шартларында инновацион педагогик технологияләрнең нәтиҗәлелеге .

Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алымнарны үстерүгә, нәтиҗәдә, укытучыларга, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя. Инновацион технологияләр укыту -уку процессын яңача оештыру дигән сүз.

(слайд 2. инновация. )

Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора.

(слайд 3.)

Укытучы үз һөнәренең остасы булып танылу өчен заман белән бергә атларга, алдынгы карашлы булырга, иҗади эзләнергә, һөнәри сәләтен, белемен үстерергә омтылырга тиеш. “Аң-белем үсешен һәм белемне бер кешегә дә биреп ҡуеп булмый. Өйрәнергә теләгәннәр моңа үзенең эшмәкәрләге, үзенең көче белән ирешергә тиеш”, – дигән А. Дистервег.

(слайд 4. Үсешкә ирешү)

Чынлап та, бүген укытучы үзенә карата таләпчән булмаса, уҡучыларын заманга ярашлы итеп укыта һәм тәрбияли алмаячак.

Федераль дәүләт белем бирү стандартында укучыларда компетентлык формалаштыру, белем алырга, аны практикада кулланырга һәм толерантлыкка өйрәтү төп бурычларның берсе дип карала. Яңа стандарт шартларындагы төп тәрбияви бурычлар: (слайд 5.тәрбия бурычлары)

туган телендә, рус һәм чит телләрдә иркен аралашкан;

максат куеп, кирәкле мәгълүматне үзе тапкан;

алган белемен тормышта дөрес куллану халәтенә ия булган;

хаталанудан курыкмый, ышанычлы эш иткән;

аралашу мәдәниятен үзләштергән;

рухи һәм әхлакый яктан дөрес тәрбия алган;

үз карашы һәм фикере булган шәхес тәрбияләү.

Гомуми белем бирү максаты – универсаль уку гамәлләрен формалаштыру (шәхси, регулятив, танып белү, коммуникатив).

Мәктәпнең төренә, мөмкинлегенә, укытучыларның эш тәҗрибәсенә карап, укытучылар үзләре авторлык программалары төзи ала. Ул Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”, Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законнарын, татар телен һәм әдәбиятын уҡыту программасын исәпкә алып эшләнә.

Программаның төп максаты –баланы шәхес итеп үстерү. Бүгенге мәктәп шартларында педагогларның шәхескә бик сак якын килә белү сәләтенә, тирә- юнь белән аралашканда балаларга фәнни- нигезле тәэсир итүне булдыруга юнәлтелгән педагогик технологияләргә ия булуы зарури. Инновацион технологияләрнең нигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле, имитацион уеннар укучыларның оештыру сәләтен, икътисади фикерләү дәрәҗәсен экологик культурасын үстерергә ярдәм итә. Төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган уеннар да кызыксыну уята. Алар мөстәкыйль эзләнү эше нәтиҗәсе, талантлы , сәләтле балаларны иҗади эзләү чарасы да булып тора.

Яңа буын стандартларын кертү – яңа күренеш. Һәр укытучы шушы яңалык нигезендә үзенең шәхси эш алымнарын күзалларга, традицион һәм инновацион укыту эш алымнарының төп аермаларын белергә бурычлы.

Традицион укыту:

1) теоретик мәғълүмат бирү;

2) укучылар – укыту процессының объекты;

3) максат – белем үзләштерү;

4) гади фикерләү үстерү;

5) дәрестә конкрет практик эшләр башкару;

6) нәтиҗәдә, кушканны үтәүче кеше-индивид формалаша.

Инновацион (яңалыклы), эзләнү-тикшеренү алымнары буенча укыту:

1) танып белү эшчәнлеген үстерү;

2) укучылар – уку процессының субъекты;

3) максат – белем алу юлларын үзләштерү аша нәтиҗәгә ирешү;

4) теоретик фикерләүне үстерү; белем алу юлы – теория нигезендә;

5) уку мәсьәләләрен чишү аша гомуми аң эшчәнлеген үстерү;

6)иҗади фикерли белүче, мәдәниятле шәхес формалаша

(слайд 6,7. укыту төрләре)

Шулай ук көтелгән нәтиҗәләр, төп эшчәнлек төрләре, формалары һәм матди-техник яктан җиһазландыру мөмкинлекләре күзаллана.

Яңа стандартлар буенча укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетентлык булдыру таләп ителә. Программа түбәндәге принципларга таянып төзелә:

һәр баланың шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу;

фәннилек һәм системалылык принципларын саклау;

укучыларны төрле яклап өзлексез үстерү;

баланың психик һәм физик сәламәтлеген саклау .

Программа нигезендә коммуникативлык принцибы ята.

Яңа буын стандартлары нигезендә дәрес планы төзелә. Заманча дәрескә түбәндәге таләпләр куела:

-төп максат – уку һәм тәрбия процессында шәхес үстерү;

-укучының шәхси танып белү сәләтен, эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген үстерү;

-гуманлылык идеясен тормышка ашыру.

(слайд 8.Заманча дәрес)

Укучылар төп герой, субъект булып исәпләнә; белемне үзләре таба, нәтиҗә ясый, практикада куллану юлларын эзли; үсү процессында бөтен максат югары нәтиҗәгә ирешүгә (шәхси, метапредмет, предмет) юнәлтелә; вакыт һәм сәламәтлек технологияләре исәпкә алына.

Бердәм дәүләт стандартлары дәрес структурасын яңача, үстерелешле технология нигезендә төзүне таләп итә. Яңача дәрес структурасы түбәндәгечә:

1. Оештыру.

2. Белемне актуальләштерү.

3. Уңыш ситуациясен тудыру.

4. Уку мәсьәләсен кую.

5. Уку мәсьәләсен чишү.

6. Нығыту.

7. Үз тикшерү.

8. Контроль тикшерү.

9. Бәяләү.

10. Рефлексия.

Дәресләрдә инновацион алымнар куллану – заман таләбе.

В.А. Сухомлинский: “Дәрес – кызыксынучанлык һәм әхлакый инанулар факелын кабызучы очкын”, – дигән.

Компьютер, проект, уен, үстерелешле технологияләр кулланылган дәресләр бик кызыклы һәм нәтиҗәле үтә. Мондый технологияләр яңа стандарт таләпләрен канәгатьләндерә:

- балаға фикерләү, иҗат итү, аралашу өчен шартлар тудыра;

- укучыларны кечкенә ачышлар ясарға этәрә;

- хезмәттәшлек итү, аралашу культурасын нығыта;

- танып белү эшчәнлеген үстерә;

- бала үз фикерен курыкмый әйтергә, алған белемен практикада (киләчәк тормышта) кулланырға, үз эшенә бәя бирергә өйрәнә.

Моның өчен мин дәресләремдә картиналар буенча тасвирлама сочинение һәм фикер йөртү төрендәге сочинение яздырам. Укучылар темаларны уку мәсьәләсе (УМ) кую аша үзләре ачыклыйлар. Белешмә һәм үтәлгән биремнәр нигезендә гомумиләштерелгән модель (схема) төзелә. Модель төзү бик уңышлы алым дип уйлыйм.Өй эшләрен өч дәрәҗәдә (мәҗбүри, иҗади, ярым иҗади төрләрен) тәкъдим итәм. Бирем һәм күнегүләр, иҗади үсеш технологиясе таләп иткәнчә, бер-берсе белән тыгыз бәйләнеп, адымлап үтәлә.

Дәрестә эшне парлашып яки төркемнәрдә эшләү укучының уку эшчәнлеген арттыра, нәтиҗәлерәк итә. Мондый эш процессында кыюсыз, тыныч балалар да үзенән-үзе эшкә тартыла.Бердәм балалар җитәкчелек сыйфатларын үстерә.

(слайд 9. төркемнәрдә эш)

Эш барышында кеше психологиясен аңлап эш итү, мөнәсәбәт кора белү кебек уңай сыйфатлар формалаша. Бу тәжрибә мәктәпне тәмамлап, алдагы тормыш юлына баскач, бигрәк тә кирәк.

Игътибарыгызны слайдтагы берничә дәрес фрагментка юнәлтәм.

– Бүгенге дәрестә нәрсә эшләрбез? Шушы рәсемнәргә карап, сорауга җавап табыгыз. (Җавап: дәрестә язарбыз, укырбыз. Уйнарга да өлгерербез.)

(слайд 10 дәрес темасын чыгару)

Шулай итеп, яңа буын стандартлары шартларында дәресләрдә укучы шәхси эшчәнлеген үстерә; танып белү (өйрәнү, белем алу) һәм логик эшчәнлеген формалаштыра; проблеманы куя һәм хәл итәргә өйрәнә; коммуникатив эшчәнлеген (социаль, компетентлык) камилләштерә; туган илен, телен яраткан, милләтенең киләчәген кайгырткан шәхес булып тәрбияләнә.

Әлеге яңа технологияләрнең барысы да бүгенге көндә популярлашып килүче Сингапур методикасында күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба. Бу методика мине үзенә җәлеп итте, аеруча кызыксыну уятты, максатыма ирешү юлында Сингапур методикасына мөрәҗәгать итү уңышлы булыр, үз нәтиҗәсен бирер дип уйладым.

Сингапур методикасының максаты булып түбәндәгеләр билгеләнә ала:

- дәресләрдә, «өйрәтү структурасы»н кулланып, үзенчәлекле мохит булдыру;

- пассив, игътибарсыз укучыларны кызыксынучан, бер-берсе белән эшлекле формада аралаша белүчеләргә, актив хезмәттәшлек итүчеләргә, кискен фикер

йөртүчеләргә әйләндерү;

- укучының критик һәм креатив фикерләвен булдыру;

- укучыны кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль эзләргә һәм табарга өйрәтү.

(слайд 11.Сингапур)

Төгәлрәк әйткәндә, рус теле һәм татар теле дәресләрендә укучыларга компьютер технологияләре ярдәмендә төрле күнегүләр, тестлар бирәм, яңа темага керер алдыннан проблемалы ситуацияләр тәкъдим итәм. Әдәби уку дәресләрендә язучы биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштырам, читтән торып сәяхәт итү кебек эш төрен кулланам, язучы иҗаты буенча куелган әкият яисә спектакльдән өзекләр күрсәтәм, нәфис сүз осталары язмаларын тыңлатам. Математикада яңа белем һәм күнекмәләр биргәндә, фигураларны чагыштыру, хәрәкәткә мәсьәләләр чишү, аңлатмаларның дөреслеген тикшерү вакытында, логик фикерләүгә күнегүләр эшләгәндә компьютер технологияләрен даими кулланам. Әйләнә-тирә дөньны өйрәнгәндә еш кына интернет ресурсларын файдаланам.

(слайд 12математик КВН)

4нче сыйныф укучылары мониторингка әзерләнгәндә дә интернет битләренә күз салалар.(слайд 13.Мониторингка әзерләнү)

Математика, рус теле дәресләрендә генә түгел, татар теле дәресләрендә дә проектор куллану уңышлы.(слайд 14)

Проект әзерләү укучыларны эзләнергә, ачышлар ясарга этәрә.(слайд 15)

Укытуда яңа, заманча технологияләр куллану уҡыту сыйфатын күтәрергә ярдәм итәр, укучыларның үз алдына эшләү сәләтен үстерер, үз-үзенә ышанычын, фәнне өйрәнүгә кызыксыну уятыр һәм туган илен яраткан, аның киләчәген кайгыртучы шәхес тәрбияләр, ә иң мөһиме укытучылар да үзләрен белемле, яңалыкка омтылучы, ышанычлы, сәләтле шәхес итеп танытырлар дип уйлыйм.