Главная страница


Казаным башкалам



Скачать 24.56 Kb.
НазваниеКазаным башкалам
Дата14.04.2016
Размер24.56 Kb.
ТипДокументы

Тема: Казаным башкалам.

Максат: Укучыларның Казан турындагы белемнәрен барлау, аларга өстәмә белемнәр өстәү, әдәби телдә дөрес, матур итеп сөйләү күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Җиһаз : Серле Казан альбомы һәм плакат , шигырьләр, магнитофон.

Эпиграф итеп Н. Арслановның “Казан , Казан ! Сине миннән артык яратучы, белмим, бар микән ?!” дигән шигырь юлларын алдым.

Дәресне өч өстәлгә - кызыл, сары, яшел өстәлләргә бүлдем.

1.Казан турында матур сүзләр әйтү : Матур Казан, Яңа Казан, Зур Казан, Серле Казан .

1партага- кызыл өстәлгә

Казаным, син – минем моң бишегем,

Балкып янар якты кояшым .

Милләтемнең горурлыгы булып,

Яктылыкка дәшеп торасың.

-Шигырь нәрсә турында ?

- Казан шәһәре турында.

- Әлеге юлларда Казан турында нәрсә әйтелә?

-Ул – моң бишеге, милләтнең горурлыгы, кояш кебек балкып , яктылыкка дәшеп тора диелә.

-Шәһәребез үзегез нәрсә әйтә аласыз ?

-Казан Татарстанның башкаласы. Ул борынгы шәһәр ,аңа нигез салуга 2005 нче елда 1000 ел тулды.

-Казанда миллионнан артык кеше яши, 70 тән артык милләт халкы дус, бердәм булып гомер кичерә.

Сары өстәлгә “Казаным – туган ягым “ дигән шигырь тәкъдим ителә .

И Казаным, Казаным

Син – минем туган ягым,

Туган ягым, үскән ягым

Һәм якты балачагым.

Барлык шәһәрләрдән дә

Син яктырак, моңлырак,

Зур үскәч тә, мин сине

Онытмамын туган ягым .

-Сәнгатьле укырга.

-Шигырьдә нәрсә турында әйтелә?

-Казан шәһәренә мәхәббәт кайсы юлларда аеруча нык чагыла?

-Казанда нинди югары уку йортлары ,музей , театрлар бар ?

Яшел өстәлгә “Казаным – горурлыгым” шигырен анализларга.

Мин яшимен башкалада,

Аның исеме –Казан.

Күңелләргә иман өстәп

Мәчеттән агыла азан.

Бик борынгы шәһәр үзе

Аңа бер мең ел тула

Горур , бөек башкалама

Бөтен дөнья таң кала.

Чиксез бәхет минем өчен

Яшәү шәһри Казанда.

Тукай телен, Сәйдәш моңын

Саклый Казан һаманда.

-Шигырьне сәнгатьле укырга.

-Эчтәлеген сөйләргә.

-Тукай , Сәйдәш кемнәр алар ?

-Бәйрәмгә без ничек хәзерләнәбез

4.Рус теленә тәрҗемә итәргә.Кызыл өстәл.

1.Вокзалдан шәһәр үзәгенә 7 нче троллейбус, 2 нче трамвай белән барып була.

2.Казан университеты Россиядәге иң өлкән университетларның берсе.

Сары өстәлгә.

1.Дәүләт музее Кремль янында урнашкан. Пушкин һәйкәле опера һәм балет театры янында.

2.Болгар мәчете Мусин урамында. Министрлар кабинеты Ирек мәйданында урнашкан.

Яшел өстәлгә.

1.Казан елдан ел үсә, матурая.

2.Казанның үзәк урамы ничек дип атала?

5.Түбәндәге сүзләрне кертеп җөмләләр төзергә:

Сөембикә манарасы, Пирамида, Кремль, Спас манарасы, Кол Шәриф мәчете, Бауман урамы, Ирек мәйданы.

6.Өйдә әзерләнеп килгән “ Киләчәктә Казанны ничек күз алдына китерәм” дигән хикәя уку.

7.Казан сүзе белән сүзләр уйлау.

8.Кызыл өстәлгә Казан Кремле, сары өстәлгә -Казан дәүләт университеты ,яшел өстәлгә - Кол Шәриф мәчете турында сөйләргә.

9.Казанда татар телендә нинди газета – журналлар чыгарыла?

Дәресне йомгаклау,ныгыту , билгеләр кую.

Өй эше: Казан турында җырлар, шигырьләр тупларга.