Главная страница


Татарстан Республикасы Арча районы Яңа Кенәр лицее Информацион-эзләнүле тикшеренү проекты



Скачать 87.41 Kb.
НазваниеТатарстан Республикасы Арча районы Яңа Кенәр лицее Информацион-эзләнүле тикшеренү проекты
Дата18.04.2016
Размер87.41 Kb.
ТипДокументы

Татарстан Республикасы Арча районы

Яңа Кенәр лицее

Информацион-эзләнүле тикшеренү проекты:

« Физик культураның укучылар сәламәтлеген

ныгытуда әһәмияте»

Төзеде: 10 “Б” сыйныф укучысы

Касимова Р.Р

Җитәкче: биология укытучысы

Садыйкова Нурфия Камилевна.

2012 нче ел

-1-

Эчтәлек.

1. Кереш ----------------------------- 2 нче бит

2.Төп өлеш----------------------------

  • Теоретик өлеш ----------------- 3 нче бит

  • Практик өлеш-------------------- 4-5нче бит

3. Йомгаклау ------------------------- 6 нчы бит

4. Кулланылган әдәбият-------------- 7 нче бит

-2-

Кереш.

Минем информацион-эзләнүле тикшеренү проектым « Физик культураның укучылар сәламәтлеген ныгытуда әһәмияте» дип атала. Проект эшендә 5-8 сыйныф укучылары тикшерелде. Физик тәрбия кеше организмының функциональ камилләшүенә, сәламәтлекне ныгытуга, югары җитештерүчән хезмәткә әзер булуга юнәлдерелә.Физик тәрбия чараларын уңышлы кулану акыл үсешенә уңай йогынты ясый, эш сәләтен арттыра.

Физик тәрбия коллективизм, максатка омтылучанлык, кыюлык, ныклык, тәвәкәллек кебек сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.

Кече яшьтәге мәктәп балаларының хәрәкәт активлыгын өйрәнү шуны күрсәтә: уку елы барышында, җәйге каникулдагы белән чагыштырганда, хәрәкәт активлыгы 2 тапкыр кими һәм бу активлык укучыларның табигый ихтыяҗларына туры килми.

Мәктәпләрдә даим рәвештә медицина тикшерүләре үткәрелә. Балалар медицина таләпләреннән чыгып төрле группаларга бүленә. Яңа Кенәр мәктәбе укучыларының сәламәтлеге торышы турында аңлатуны сорап без балалар табибы Рафия Рашатовнага да мөрәҗәгать иттек.

Хәрәкәт активлыгы кимү,ягъни гиподинамия нәтиҗәсендә йөрәк кан тамырлары авырулары, сулыш системасы авырулары кискен арта икән. Димәк, укучылар күберәк хәрәкәтләнергә тиеш.Даими рәвештә тәэсир итүче физик нагрузка йөрәк-кан әйләнеше , сулыш органнарының эшчәнлегенә уңай тәэсир ясый. Хәрәкәт үзәк нерв системасының җитлегүенә уңай стимул булып тора,баш миенең үсешен, аның функциональ активлыгын арттыра, ә үз чиратында үзәк нерв системасы мускуллар үсүен, үсүне тәэмин итә.Димәк, хәрәкәтне чикләү- күп кенә авыруларның килеп чыгуына китерер иде. Шуңа күрә бу эш барышында физик тәрбиянең укучылар сәламәтлеген ныгытуда әһәмиятен ачыклауны максат итеп алдым.

Бурычлар:

  1. Терәк-хәрәкәт системасын формалаштыруда физик күнегүләрнең йогынтысын ачыклау.

  2. Гәүдә торышын контрольдә тоту методларын өйрәнү.

  3. Гиподинамиянең биохимик критериесе буларак кислород кулану дәрәҗәсен ачыклау.

Бу тикшеренү эшендә 5-9 сыйныфлар өчен чыгарылган “Проектная деятельность учащихся”( авторы:Е.АЯкушкина) китабы төп ярдәмлек итеп алынды.Шулай ук эш барышында Казан дәүләт педагогия университетыгалимнәре тарафыннан чыгарылган “Основы здоровья”, ”Балалар,яшүсмерләр физиологиясе һәм гигиенасы” дигән китаплар да файдаланылды.

-2-

Төп өлеш

  1. Теоретик нигезләрне өйрәнү.

Сөяк тукымасының бик әһәмиятле үзенчәлеге- сөякләрнең механик ныклыгын булдыру.Сөякләрнең ныклыгы бу тукыманың механик составына бәйле.Сөяк составына органик һэм минераль матдәләр 162 чагыштырмасында керә.Минераль матдәләр сөякләргә катылык, ә органик матдәләр сыгылмалылык, эластиклык үзлеге бирәләр.Балаларда сөяк составында органик матдәләр күбрәк булганлыктан, аларның скелеты эластик, сыгылмалы. Балалар организмында скелет дәвамлы, авыр нагрузка булганда, гәүдәнең нормаль торышы үзгәргәндә бик тиз формасын үзгәртергә мөмкин. Көн саен бер үк төрле, дөрес булмаган позада утыручы яисә эшләүче балаларда умырткалык кәкерәергә мөмкин. Шуның өчен кече яшьтән өстәл янында, партада дөрес утыруга игътибар итү аеруча әһәмиятле.

Шулай ук күрү анализаторы- иң әһәмиятле сенсор система (сизү органнары керә), чөнки организм 80% информацияне күзләр аркылы ала.

Йөрәк-кан әйләнеше органнарының эшчәнлеге физик хезмәт белән ныклы бәйләнештә. Аларның функциональ мөмкинлекләре организмның чыныктырылу дәрәҗәсенә бәйле.Һәр яшь чорының үзенчәлекләрен исәпкә алып, организмга оптималь нагрузка тудыру, физик хезмәт, физкультура белән шөгыльләнү- йөрәк- кан әйләнеше органнарының сәламәтлеген саклауда иң зур әһәмияткә ия.

Ел саен мәктәпләрдә үткәрелә торган медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча

5-8 сыйныф укучыларының сәламәтлек торышын диаграммага еллап урнаштырганда түбәндәгеләрне күрергә була.



-3-

2. Практик өлеш.
Эш барышы.
Практик эш №1

« Кислородны максималь кулану күрсәткечен ачыклау»

Соңгы елларны кислородны максималь кулану күрсәткечен ачыклауның инструментсыз ачыклау методы эшләнгән. Аның өчен спортзалда стена буена 35 см. биеклектәге гимнастик скамейкалар куела.Алдан укучыларга үзләренең пульсын санарга өйрәтелә. 10-12 кешелек группа скамейка каршына тезелеп баса һәм команда буенча 20 тапкыр скамейкага менеп төшә. Аннары һәр укучы 10 с дәвамында пульсларын саныйлар һәм күрсәткечне 6 га тапкырлап 1 минутта йөрәк тибеше ачыклана.

Укучының гәүдә авырлыгын (Р), биеклекне (һ), цикллар санын (n=20)егәрлекне (W) исәпләп чыгарырга мөмкин:

W=P∙h∙n∙1,5 1,5- олы кешеләр өчен төшү- менү коэффициенты

Добельн формуласы буенча бу коэффициентлар түбәндәгечә:

яшь

Коэффициент (К)

яшь

Коэффициент (К)

8

0,931

13

0,891

9

0,922

14

0,883

10

0,914

15

0,878

11

0,907

16

0,868

12

0,900








Кислородны максималь кулану (КМК) күрсәткечен ачыклау өчен Добельн формуласы буенча:

KMK=1,29 √ W/(H-60)K

W-егәрлек

H- йөрәк кыскарулары ешлыгы

K- яшь үзенчәлеге коэффициенты

-4-

яше

1,5 урынына

1,29 урынына

Н-60 урынына

Малайлар

Кызлар

Малайлар

кызлар

Малайлар

кызлар

9

1,2

1,2

1,11

0,85

Н-30

Н-30

10

1,2

1,2

1,11

0,95

Н-30

Н-30

11

1,2

1,2

1,15

0,95

Н-40

Н-30

12

1,2

1,2

1,15

0,98

Н-50

Н-30

13

1,3

1,3

1,20

0,98

Н-50

Н-40

14

1,3

1,3

1,15

1,01

Н-60

Н-40

15

1,4

1,3

1,27

1,05

Н-60

Н-40

16

1,4

1,3

1,29

1,10

Н-60

Н-40

Шушы исәпләуләрне төгәлләгәч, без түбәндәге таблицага нигезләнеп, укучыларның физик хәле турында сүз йөртә алабыз:

КМК күрсәткече

Физик хәле

Малайлар

кызлар

55-60

45-50

бик яхшы

50-54

40-44

яхшы

45-49

35-39

канәгатьләнерлек

44 тән түбән

34 тән түбән

канәгатьләнмәслек


-5-

Эш нәтиҗәләре:

5-8 сыйныф укучыларын тикшерү нәтиҗәсендә кислородны максималь кулану күрсәткече түбәндәгечә булды:



Практик эш №2

« Гәүдә торышын үзконтрольдә тоту методлары»

Гәүдә торышын үзконтрольдә тоту өчен стенага арка белән терәлеп басарга кирәк һәм бу вакытта үкчә,тез, оча сөяге, калак сөяге стенага орынырга тиеш.Шулай итеп басканда бил турысыннан йодрык үтсә, гәүдә торышында үзгәреш бар, ә уч кына үтсә- гәүдә торышы нормада дип нәтиҗә ясый алабыз.

Нәтиҗә:

Шушындый ысул белән 5-8 сыйныф укучылары арасында 64 укучы тикшерелде. Аларның 54е сәламәт, ә 10 укучыда сколиоз бар дип табылды.

-6-

Йомгаклау.

КМК күрсәткече түбән булу укучыларның физик эш сәләте түбән булуны күрсәтә.Шуны искә алып, укучыларга түбәндәге практик рекамендацияләр тәкъдим ителде:

  1. Мәктәптә көн саен үткәрелә торган иртәнге зарядкада актив катнашырга.

  2. КМК күрсәткечен даими тикшереп торырга.

  3. Сыйныф җыелышлары вакытында гиподинамиянең кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында аңлатырга.

  4. Физкультура дәресләрендә арка мускулларын ныгыту өчен күнегүләр кертүне тәкъдим итәргә.


-7-

Кулланылган әдәбият.

1. Е.АЯкушкина “Проектная деятельность учащихся”

2. Ф.Г. Ситдиков ”Балалар, яшүсмерләр физиологиясе һәм гигиенасы”

3. Ф.Г. Ситдиков “Основы здоровья”