Главная страница


Яңа ел уйнаучылар: Алып баручы, Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык, куяннар, Кәҗә белән Сарык, Петрушкалар. Гафифә



Скачать 154.26 Kb.
НазваниеЯңа ел уйнаучылар: Алып баручы, Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык, куяннар, Кәҗә белән Сарык, Петрушкалар. Гафифә
Дата18.04.2016
Размер154.26 Kb.
ТипДокументы

БЕРЕНЧЕ Яңа ел УЙНАУЧЫЛАР: Алып баручы, Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык, куяннар, Кәҗә белән Сарык, Петрушкалар. Гафифә - Хәмзә агайның кызы. Вәли - Хәмзә агайның кияве. Хәбибрахман - Хәмзә агайның улы, аңгыра. Факиһә - Хәбибрахманның хатыны. Биби - Хәмзә агайның асравы, аңгыра кыз. (Петрушкалар акробат күнегүләр ясап чыгып, хәбәр салалар): Яңа ел җитә, Яңа ел. Балалар, сезне Яңа ел кичәсенә чакырабыз! ҖЫР “В лесу родилась....” Вакыйга Хәмзә агайның өендә, Яңа ел алдыннан, Яшел Үзән шәһәрендә бара. Өй түрендә бизәлгән чыршы. Икенче чатта өстәл, урындыклар. Өстәл өстендә самовар. Вәли күренә; өстенә пальтосын кигән, кулына таяк тоткан, күңеле бик шат, өйнең бер башыннан бер башына кызу-кызу атлап йөри. Вәли: Менә ичмасам, хәбәр дисәң дә хәбәр. Зөбәер мәктәбенә Яңа ел бәйрәменә барабыз. (кычкырып) Гафифә! Гафифә! Гафифә (бүлмәдән сузыбрак). Әү! Вәли. Буласыңмы инде? Гафифә. Хәзер, булам. Вәли. Тизрәк бул! (Халыкка таба карап.) Гафифә ди­сәң Гафифә, бер җиргә бара башладың исә, кеше күрә дип коты чыга. (Ян ишеккә бара, карый, төсләрен бозып.) Ул нишләвең ин­де ул? Мин монда кайчаннан бирле киенеп көтеп торам. Гафифә (бүлмәдән). Йә, ярар ла, хәзер булам, пудра ма­тур төшмәгән. Вәли. Тизрәк бул инде, зинһар!  (Түр як ишектән кулына поднос белән чынаяклар күтәреп чыгып Биби узып бара.) Вәли (Бибине күреп). Әй, Биби, тукта әле! Биби (борылып карап). Нәрсә? Вәли. Кара әле, ә!.. Биби. Карыйм ич инде! Вәли. Менә нәрсә. Биби. Белмим, нинди нәрсәдер? Вәли. Тфү, чорт! Сөйләп бетергәнне көт! Биби. Йә, көтәм. Вәли. Менә нәрсә... Биби. Белмим! Вәли (ачуланып). Тыңлап тор, дим мин сиңа! Биби. Тыңлыйм ич! Вәли. Тыңласаң шул, менә без хәзер Яңа елга китәбез... Биби. Кая? Вәли. Яңа елга! Биби. Искесе нишләгән? Вәли. Ансы сиңа кирәк түгел, без киткәч кайнатай кайтыр, ул сорар безне «кайда киттеләр?» дип, син аңа әйт: «Кодаларга киттеләр», дип, Яңа елга киттеләр дип әйтмә! Биби. Сорамаса нишләрмен? Вәли. Тик торырсың! Биби. Ярый. (Кереп китә башлый.) Вәли. Тукта әле! (Биби туктала.) Син, аңгыра нәрсә, рәтләп әйтә дә белмәссең әле. Биби. Нишләп белмәскә! Вәли. Йә, әйтеп кара, ничек дип әйтерсең икән? Биби. Вәли җизниләр Яңа елга китмәделәр, кодаларга кит­теләр диярмен. Вәли (ачуланып). Иштең ишәк чумарын! Ә мин сиңа алай дип әйттеммени? Биби. Соң ничек дидең? Вәли. Мин сиңа, Яңа елга киттеләр дип әйтмә, кодаларга киттеләр дип әйт дидем. Б и б и. Мин дә бит киттеләр димәдем. Вәли. Фу, җәфа икәнсең, каян башыма бәла алдым? Менә, син яхшы тыңла, әгәр дә кайнатай безне кая киттеләр, дип сораса, кодаларга киттеләр диген. Башка сүз әйтмә, бар, юлың­да бул! Биби. Ярый. (Кереп китә.) Вәли (үз-үзенә). Менә бәла өстенә бәла (Ишектән Гафифә чыга. Аңа карап.) Нихәл, буласыңмы инде? Гафифә. Хәзер булам инде. Нәрсәгә шаулашасыз икән дип, карарга гына чыккан идем. Вәли. Әнә шул, бар ич әле, бер адәм имгәге, Биби; шуңа сүз аңлата алмыйчы аптырап беттем. «Без хәзер Яңа елга бара­быз», дигән идем. «Искесе нишләгән?»- дип, миннән сорап ята. Гафифә. Ул һәрвакыт шулай, һич аңламый ул. Мин аны бер көннәрне ... Вәли. Йә ярар, аларын башка вакытта сөйләшербез. Яңа елга барырга соңга калабыз, бар, тизрәк бул! Гафифә. Хәзер булам. Ә, ни, синнән шуны гына сорыйм дигән идем. Ул Яңа елда кеше күп булыр микән? Вәли.  Күп булмыйчы соң! Беләсең бит, бүген татарча Яңа ел . Шулай булгач, инде анда бөтен татар баласы агылыр. Гафифә (борыннарын җыерып, иркәләнгән бала кыя­фәтендә). Әй! Әйем! Алай булгач мин бармыйм ла, анда кеше күп булгач мин оялам. Вәли (үз-үзенә). Менә сиңа кирәк булса! (Алдына ка­рап башын бераз кашып.) Ничек булыр икән соң? Юк, ми­немчә, әле бу көн кеше ул кадәр үк күп булмас. Күбесенең әниләре җибәрмәс. Кайсы берсе кеше сөйләвеннән куркып калыр. Гафифә (янә әүвәлгечә). Алай булгач без дә бармыйк: мин дә кеше сөйләүдән куркам. Вәли. Ихтыярың, теләсәң ни эшлә, барасың килмәсә, көч­ләмим, үзем генә барам. Гафифә. Ә, ярар менә, барыр идең бугай, кара син аны, анда ялгыз гына кызлар карарга бармакчы була. Вәли. Теләсәң ни эшлә, мин бармыйчы калмыйм. Хуш, сау бул, мин киттем. (Чыга башлый.) Гафифә (тиз генә Вәлинең артыннан барып тота). Җә, җә, бетте. Мин юри генә әйттем. Әйдә, мин дә барам. Вәли (кире кайтып). Ну, әйдә алайса, барсаң, тизрәк киен. Гафифә. Хәзер киенәм. (Бүлмәгә таба бара башлый. Соңра янә борылып.)  Вәли (мыскыл итеп). «Барам, барам!» Ә үзе һаман терә­леп тора. (Сәгатен чыгарып карап.) Син, шулай итеп мата­шып, мине Яңа елга соңга калдырмакчы буласың ахры. Гафифә. Мин хәзер булам. Өстемә күлмәк кенә киям. Вәли. Ну, бар, зинһар, тизрәк бул. (җырлый) Бүген Яңа ел була, трат-та-та, трат-та-та! Шатлыктан күңелем тула,трат-та-та,трат-та-Гафифә (ишектән өстенә киенгән көенчә чыгып). Йә, бар икән Ходаем, тагы нәрсә юләрләнәсең? Вәли. Әһә! Булдыңмы әле син, аппагым? Әйдә, алайса кит­тек инде, былбылым! (Гафифәнең култыгыннан култыклап чыгып китәләр.) Сәхнә буш кала. Бераздан, бик кызуланып, уң як ишектән Факиһә килеп чыга. Факиһә (як-ягына карап). Монда да юк! Болар кая кит­кәннәр? (Ишекне ачып кычкыра.) Биби! (Биби чыга.) Син беләсеңме?.. Биби. Беләм! Факиһә. Беләсең икән, әйт алайса: кая киттеләр җизни­ләр? Биби. Алар син сорасаң ничек дип әйтергә икәнен миңа әйтмәделәр. Факиһә. Соң ничек дип кенә әйттеләр? Биби. Абзый сораса, кодаларга киттеләр, дип әйтерсең, ди­деләр. Факиһә. Ә башка кеше сораса? Биби. Башка кеше кем сорасын? Фатыйх абый сораган иде дә, мин аңа әйтмәдем. Факиһә. Менә мин сорасам? Биби. Син башка кешемени? Факиһә. Йә, әйт инде, кая киттеләр? Б и б и. Әй лә, әйтмим! Факиһә. Яңа елгамы? Биби. Ә! Үзе дә белә икән. Аны сиңа кем әйтте? Факиһә. Йә, бар. Алдыңа кара, эшеңне эшлә... ( Биби кереп китә). Шул-шул, Яңа елга киткәннәр. Мин үзем дә сизгән идем аны сизүен. Җизни ул безнеке шикелле җебегән авыз түгел. Исе­нә бер нәрсә килеп төште исә, хәзер шул минут ук эшли дә ала. Тукта әле, мин дә алып бардырыйм әле. Кеше барган җирдән мин генә ни эшләп калып торырга соң? (Бик кызула­нып сул як ишеккә кереп китә.) Сәхнә бераз буш тора. Бераздан кычкырышып Хәбибрахман белән Факиһә килеп чыгалар. Хәбибрахман (кулларын селтәп). Бармыйм дигәч, бар­мыйм инде! Кирәкми, бармыйбыз, мин куркам. Факиһә. Чү, чү, куркуыңнан егылып китә күрмә! Шул ка­дәр зур гәүдәң белән куркам дип әйтергә сиңа кешедән оят! Хәбибрахман. Кирәкми, бармыйм! Факиһә. Нинди бармаган да, нинди нитмәгән! Кеше бар­ган җирдән без генә калып торырга! Хәбибрахман. Бармыйм дигәч, бармыйм инде. Факиһә (юмаларга керешеп). Җә инде дим! Барыйксана инде! Харап булган икән! Гомеремә бер мәртәбә бер җиргә барыйк дигәнмен икән инде, шуны да тыңламыйсың. Әткәйдән куркып торырга син кечкенә сабый бала түгел ич инде! Хәбибрахман (башын кашып). Белмим шул, ничек бу­лыр икән? Минем үземнең дә бер күрәсем килә килүен- ул Яңа ел дигән нәрсәне. Факиһә. Соң алай булгач, тагын ни кирәк инде? Кеше бармый торган җирмени ул? Кеше баргач, бергә-бергә күңелле дә булыр. Әйдә, өстеңә киен дә барабыз. Мин дә хәзер киенеп чыгам. (Кызуланып уң як ишеккә кереп китә.) Хәбибрахман (ишеккә табан карап, үз-үзенә). Мин әле барам дип әйтеп бетерергә дә өлгерә алмадым, ә ул киенер­гә дә кереп китте. (Диван башына ба­рып посып утыра.)Факиһә килеп чыга. Факиһә (үз-үзенә). Әле һаман теге уҗым бозавы кие­неп чыга алмаган икән. Хәбибрахман (башын бераз күтәреп карап, бик шат­ланып). Аллага шөкер, котылдым, күрмәде. Факиһә (ишектән чыгып).  һәй, бәдбәхет! Күсе бар! Хәбибрахман. Һай! (Сискәнеп сикереп тора.) Факиһә (мөстәһзианә көлеп), һа, һа, һа! Анда син бар идеңмени? Анда ни эшләп утырасың? Хәбибрахман (ни әйтергә дә аптырап торып). Ак­чам төште. Шуны аладыр идем. Факиһә. Шул гомердән бирле әле өстеңә киенмиче акча санап тордыңмы? Хәбибрахман. Мин хәзер киенәм. Башыма бүрек киям дә, тунымны гына киям. (Кереп китә.) Факиһә  (Көзге каршы­на килеп шәлләрен, калфакларын төзәтә башлап.) Ну! Ир дә соң! Ир димәсәң хәтере калырлыгы бар.(Ишеккә карап?) Би­би! Биби! ( Биби чыга.) Әткәй безне кая киттеләр, дип сораса, кодаларга киттеләр ди­ген. Биби. Ник, анда җизниләр киттеләр бит. Сез дә шунда барасызмыни? Факиһә. Без Яңа елга барабыз, әмма син шулай дип әйт. Биби. Ярый, әйтермен. Факиһә. Күп телеңә салынма! Яхшы тыңла! Әгәр дә әт­кәй сораса кая киттеләр дип, кодаларга киттеләр диген. Биби. Ярый, ярый, аңладым, икесе дә шунда киттеләр дияр­мен. Факиһә. Кайда? Биби. Кодаларга. Факиһә. Бар, эшендә бул!Биби чыгып китә. Хәбибрахман тунының югарыгы төймәсен төймәли-төймәли чыга. Хәбибрахман. Әйдә, булдым. Факиһә. Әйдә, әйдә, булсаң, тизрәк атла аягыңны. (Ишек­тән чыкканда Хәбибрахманның аркасына төртә.) Хәбибрахман. Тукта! Төрткәләмә инде ул кадәр! Чы­гам ич. (Чыгып китәләр. Сәхнә буш кала.

Алып баручы:  Исәнмесез, балалар, Яңа ел белән сезне! (Убырлы биеп керә) музыка яңгырый

Убырлы карчык: Кая киттеләр алар? Алып баручы: Кемнәр?  Убырлы карчык:Вәлиләр. Алып баручы: Я-я-Яңа ел бәйрәменә? Убырлы карчык : Ә мин? Мин бит бәйрәмнең бизәге! Мин матур, мин чибәр. Матурмы? Чибәрме? Юкмы? Әле сез шулаймы, бирермен әле мин сезнең кирәгегезне. Бөтен кунакларыгызны куам, чыршыгызны ботарлап атам, Кыш бабайны адаштырам. Эй, сез, кара көчләр, чыгыгыз. ( Убырлы биюе) Адаштырам, бәйрәм булмаячак. (югала)

Алып баручы: Нәрсә булды бу? Бәйрәм булмаячак, Кыш бабайны адаштырам диме? Булдыра алмас. Әйдәгез, балалар, Яңа елга багышлап, шигырләр сөйлик, җырлар җырлыйк.Бәлки безнең тавышны ишетеп килерләр. “Яшел чыршы”

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз Айдар

Матур җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул. Айрат

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Бергә: Котлы булсын Яңа ел!

Күрегез бу чыршыны,

Матурланган, киенгән.

Безгә калын урманнан Айгиз

Ул кунак булып килгән.

Әй, чыршыкай-чыршыкай

Үзең бигрәк купшыкай. Алина

Яшел күлмәк кигәнсең

Күп бизәкләр элгәнсең.

Монда җылы тыш түгел,

Җилле салкын кыш түгел. Инсаф

Бик күп икән дусларың,

Бер урын да буш түгел.

Кулны-кулга тотынышып,

Җырлыйбыз да биибез . Нургиз

Яңа елда һәркемгә

Бәхет-шатлык телибез. (Кыш бабайны чакыру)

Кыш бабай, Кар кызы (Кәҗә белән Сарык керә) Кәҗә: Мине кемдер чакырды бугай. Кәҗә,- дип кычкырды. Сарык: Юк- ла инде, Сарык,- дип кычкырдылар бит. Кәҗә: Ярар, кирәк булсак, тагын кычкырырлар әле. Уф, арыдым, Сарык дус. Сарык: Монда бик матур икән, Чыршыны да бизәп куйганнар. Кәҗә:Тиздән Яңа ел җитә бит, әллә бераз ял итеп алабызмы? Сарык: Һай, йөрәгем. (куркып) Кәҗә: Ни булды тагын? (Бүре башын күреп.) Һай, бу нинди куркыныч нәмәрсә бу? Сарык: Иске тунга төреп ташлаган кәбестәме әллә бу? Кәҗәкәй, якынрак барып кара әле. Кәҗә: (якын килеп бүре башының колагыннан тотып карый да, танып, читкә ташлана. Куркуыннан тотлыга.) Бү- бү-бү... Сарык: Бүрекмени? Бабакайның бүреге тузган иде, салып куй капчыкка. Кәҗә: Бү-бү-бү... Сарык: Нәрсә, бүрәнә башы димәкче буласыңмы әллә? Бүрәнә башы нишләп йонлы булсын,ди. Кәҗә: Бү- бү- бү- ре! Сарык: (куркып чигенә) Бүре? Әйдә, качтык. Кәҗә: Тукта, Сарык дус, ашыкма. Бүренең үзе түгел бу, ә башы гына. Ягъни бүре кых, үлгән. Сарык: Булса да, куркам мин, әйдә тизрәк сызыйк моннан. Кәҗә: Нинди курку булсын ди, әле бит безнең ел, Кәҗә белән Сарык елы, үтеп китмәгән, бездән куркып торсыннар.
Сарык: Дөрес әйтәсең, Кәҗә дус, бездән куркып торсыннар. (китәләр) Алып баручы: Балалар, болай акрын кычкырсагыз, тагын әллә кемнәр килеп китәр әле. Әйдәгез, кыш бабай белән Кар кызы ишетерлек итеп чакырыйк инде. Бергәләп чакыралар: Кыш бабай, Кар кызы. Алып баручы: Күрәсез Кыш бабаебыз картайган, ишетми. Балалар, безнең бит әле чыршы утлары янмый. Әйдәгез, чыршының утларын кабызыйк, бәлки Кыш бабай яктылыкны күреп килер. Тылсымлы сүзләр әйтик. Әй чыршы, чыршы, чыршы, утларыңны кабызчы. (Чыршы утлары кабына, балалар кул чаба) Әйдәгез, яшел дустыбызга җырлап та күрсәтик. Җыр “Кыш бабай”

Алып баручы: Кыш бабай килә. Әйдәгез, балалар, Кыш бабай белән Кар кызын сәламлик.

Балалар: Исәнме, Кыш бабай! Исәнме, Кар кызы! Кыш бабай: Исәнмесез, балалар. Кайдан ишетелә икән мондый моңлы җыр дисәм? Сез икән! Бу Зөбәер мәктәбеме, дөрес килдекме без? Яңа ел бәйрәме белән котлыйм сезне, зур, кыю, батыр булып үсүегезне телим. Кар кызы: Мин дә сезне Яңа ел белән котлыйм: Зәңгәр күк аяз булсын, Илебез тыныч булсын Аналарның, балаларның, Күңеле тыныч булсын.

Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай, Айдар

Әйлән-бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.

Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире! Ф.Айрат

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сине.
Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире Айназ

Кунак булып килер дип

Күптән көттек без сине
Елак көзләр үтеп китте,

Ак сакаллы кыш җитте.

Кыш бабай да капчык асып, Таңсылу

Бәйрәмгә килеп җитте.
Үзең шаян, үзең юмарт

Үзең һаман шулай карт Рамил

Безнең белән бие, җырла,

Булмәбезгә ямь тарат. Кыш бабайны биетү. “Ай Кыш бабай”

Алып баручы: Әй, Кыш бабай, Кыш бабай, Безнең сөйгән кунак син. Ямьле үтсен кичәбез, безне көлдер, уйнат син. Кыш бабай: Мин сезгә бик кызыклы уен алып килдем. Балалар уйныйсыгыз киләме? Алып баручы: Кыш бабай, балаларны мин үзем уйнатым, ә сез иң яхшы уйнаучыларны сайлагыз. Уен

Алып баручы: Ошадымы сезгә, Бабакай, балаларның уйнавы? Кыш бабай- Әфәриннәр. Ак сакалым ак булмыш, Картлыгым да хак булмыш. Әмма күңелем яшь минем, Җир җимертеп биермен. ( Кыш бабай белән Кар кызы биюе ) Убырлы карчык керә (капчык өстерәгән): И, картлач! Биеп маташа бит. Шаштыңмы әллә. Дөньяңны онытып биеп яткан буласың.

Кыш бабай: (биюеннән туктап) Бу хәсрәт капчыгын сез чакырдыгызмы? Алып баручы: Юк, бабакай, юк!

Кыш бабай: Алай булгач, җилләр иссен әле бу убырдан. ( таягы белән “дөп” итеп идәнгә суга һәм әфсен укый) Әфсен-төфсен, Җилләр иссен, давыл чыксын, Убырлы безнең яннан юк булсын! (музыка “Убырлының куылуы”) (Убырлы себеркесенә атланып чыгып китә.

Кар кызы: Ай-һай, гайрәтле соң үзең, бабакай. Күз ачып йомганчы юк булды бит убырлы. Тик менә капчыгын гына монда калдырган. Әллә капчыгын да озатасыңмы, бабакай?

Кыш бабай. Ашыкма әле, кызым. Башта карыйк әле, хикмәте юк микән капчыкның?

(Капчыкны ачалар,эченнән Яңа ел килеп чыга) Звон курантов

Кыш бабай. Бәрәкалла, нәрсә булды соң әле бу? Кем килеп чыкты бу сихерле капчыктан?

Балалар. Яңа ел бит бу, Кыш бабай.

Кыш бабай. И картлык...! Танымый да торам, ләбаса. Исән- сау гына килеп җиттеңме, балам? Түрдән уз! Шатлык, муллык, тынычлык белән кил! Төкле аягың белән! Түрдән уз! (Кулыннан тотып,чыршы тирәли йөртә)Таныш бул, бу безнең мәктәпнең уңган балалары.

Балалар. Яңа ел! Түрдән уз, Яңа ел!

Яңа ел.

Дөнья әйләнеп,

Мин килдем менә. ,

Урман, кырларга,

Чиксез бай җиргә. !

Монда – матурлык!

Монда - батырлык!

Зур төзелешләр

Шаклар катырлык!

Картлары да шат,

Җитсә дә йөзгә

Яңа бәхетләр

Китердем сезгә

Тик ул бәхетләр –

Капчыкта түгел,

Өләшеп бирергә

Ул кәнфит түгел!

Һәркем бәхетен

Табар эш белән

Тау ярып була

Күмәк көч белән!

Кыш бабай. Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез, дуслар моңаеп,

Кар кызы. Тагын бер ел артта калды

Борчуы, шатлыклары.

Ак бәхетләр, уңыш теләп

Ява Яңа ел кары. “1 яшькә үстем”
А.Б. Син, Яңа ел, инде безгә

Матурлык кына китер.

Ныгысын дуслык, татулык

Иман бир балаларга.

Саулык-сәламәтлек китер

Озак-озак елларга.
Җыр “Кыш бабай “


Кыш бабай:

Минем күңелне күрдегез,

Рәхмәт сезгә балалар!

Шигырь, җырлар өйрәнгәнсез,

Хәтта уйный беләсез.

Менә шундый осталарга

Күп бүләкләр бирәбез. (конфетлар бирә)

(Укудагы уңышлары өчен балаларны тәбрикләү)

Бик күңелле яшисез икән, дусларым. Киләсе килүемә уңышларыгыз тагын да күбәер, дип ышанып калам.Ә хәзергә сау-сәламәт булыгыз. Кар кызы: Сау булыгыз, балалар. Киләсе елга кадәр тагын да зур үсегез, авырмагыз, әйбәт булыгыз, олыларның сүзен тыңлагыз, дус, тату яшәгез. Ә хәзергә хушыгыз. ( Кыш бабай белән Кар кызы китәләр)

1а.б.: Кадерле балалар, укытучылар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Менә безнең бәйрәм ахырына якынлашты. Сезне барыгызны да тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, тынычлык, муллык, иминлек, бәхет телибез. Күңелләрдән иман нуры, йөзләрдән елмаю китмәсен!


2а.б.: Яңа елдан, яңа юлдан
Нык басып бердәм керик.
Иң изге, саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.


1а.б.: Рәхмәт әйтик чыршыбызга
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.
2а.б.: Бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.