Главная страница


Кислоталарның составы,классификациясе һәм үзлекләре



Скачать 72.99 Kb.
НазваниеКислоталарның составы,классификациясе һәм үзлекләре
Дата25.02.2016
Размер72.99 Kb.
ТипДокументы

Тема : Кислоталарның составы,классификациясе һәм үзлекләре

Максат:

1. Кислоталарның билгеләмәсен һәм аларның составын. Классификациясен кабатлау, аларның гомуми химик үзлекләрен өйрәнә башлау.

  2. Укучыларны лаборатор җиһазлар белән эшләргә өйрәтү. Тәҗрибәләрне күзәтү, анализлау һәм нәтиҗә ясау күнекмәләре формалаштыру. Кислоталарның составы һәм үзлекләрендәге гомуми һәм үзенчәлекле билгеләр турында күзаллау булдыру

  3. Кислоталар белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү.

Җиһазлау: пробиркалар җыелмасы, таблица “Металларның этеп чыгару рәте”, мультимедиа проекторы.

Реактивлар: H2SO4- сульфат кислотасы, HCI – кислотасы, HNO3 – нитрат кислотасы, Zn- цинк металлы,бакыр чыбык, CиO – бакыр(II)оксиды, BаCI2 – барий хлориды, Nа2CO3 – натрий карбонаты, алма кисәге.

Методлар: а) күрсәтмәле метод – таблица, күргәзмә әсбаплар - өстәмә әдәбият.

                   б) Сүзле метод- укучыларның белемнәре нигезендә әңгәмә үткәрү.

Дәрес тибы: катнаш.

Дәрес төре: Сәяхәт- дәрес.

                                  

    Дәрес барышы:

1.Укытучының кереш сүзе.

2. Бүген без “Кислоталар иленә” сәяхәткә чыгабыз. Безнең дәреснең девизы:

“Кызыксынып белем алырга!”

Сәяхәт барышында кайбер мәгълүматларны дәфтәрләрегезгә язып барырга кирәк булачак.

Белемнәрне актуальләштерү.

Юлга чыкканчы сәяхәткә әзерлекне тикшерергә кирәк. Класска түбәндәге сораулар бирелә:

1. Нинди матдәләр гади дип,ә кайсылары катлаулы дип атала? (слайд 2 )

2. Сезгә мәгълүм булган металларны һәм неметалларны атагыз.

3. Билгеләмәләр буенча неорганик кушылмаларның классларын ачыкларга (слайд 3 )

4.Оксидлар ничек классификацияләнә? Бирелгән матдәләрнең формулаларын, исемнәрен әйтергә һәм классификацияләргә (слайд 4 )

Al2O3 BaO CrO3 Na2O CO2 ZnO

5. Нигезләрне ничек классификацияләнә? Бирелгән матдәләрнең формулаларын, исемнәрен әйтергә һәм классификацияләргә (слайд 5)

Al(OH)3 Ba(OH)2 NaOH Fe(OH)2 КOH2 Zn(OH)2

ббббб Бүгенге БббббббббббббббббббББББбббББББббббббббббббб б 6. Кислоталарны нинди билгеләре буенча классификациялиләр?

Кислота калдыгының төзелеше буенча: (слайд 6 )

- кислородсыз (HCI, HВr, HF, HI, Н2S)

-  кислородлы  (H2CO3, H2SO3, H 2SiO3)

  Водород атомнары саны буенча: (слайд 7 )

- бер нигезле(HCI, HВr)

- ике нигезле( H2SO3, H 2SiO3)

- өч нигезле (H3 PO4 )                                                                             

Сорауларга җавап биргәннән соң ,укучылар сәяхәткә чыга.

1 нче тукталыш: “Мәгълүмәт”. Укучылар кислоталар һәм аларны куллану өлкәләре турында чыгыш ясыйлар, тарихи мәгълүматлар алмашалар.

  1 нче укучы серкә кислотасы турында сөйли:

  Серкә кислотасы борынгы чордан ук билгеле, чөнки ул шәраб ачыганда хасил була. Серкә кислотасы 1700 нче елда чиста хәлендә табыла. Сәнәгатьтә синтетик сүс табуда, хуш исле матдәләрне синтезлауда, күн һәм тукымалар, гербицидлар җитештерүдә киң кулланыла.

  2 нче укучы сульфат кислотасы турында сөйли:

  Альхимиклар  X гасырда ук, кайбер сульфатларны кыздырып ,сульфат кислотасы тапканнар. Моннан «купорос мае» дигән тарихи атама килеп чыккан. Сульфат кислотасы химия сәнәгатендә киң кулланыла. Ул фосфорлы, азотлы ашламалар, ясалма сүс , юу чаралары, дарулар ясауда, аккумуляторда электролит сыйфатында, нефть продуктларын чистартуда файдаланыла. Кыскасы сульфат кислотасы - химия сәнәгатенең икмәге.

  3 нче укучы нитрат кислотасы турында сөйли:

  Нитрат кислотасы VIII гасырдагарәп химигы Җәбер Ибн Хәйен хезмәтләрендә телгә алына, Ә XV гасырда аны призводство максатларында табалар. Ул шартлаткыч матдәләр,буяу, лак, дарулар, фотопленка, полимерлар, ашламалар җитештерүдә кулланыла.

2 нче тукталышта безгә,төзелешенә бәйле рәвештә,матдә үзлекләрен ачыкларга туры киләчәк.

   Сорау: Табигатьтә кислоталар кайда очрый? Аларның тәме нинди?(слайд8 )

  Укучылар җавабы: Лимон, кузгалак, алма кислотасы турында әйтәләр. Кислоталарның тәме әчкелтем була.

Әңгәмә барышында кислоталарның гомуми үзлекләренең нәрсәгә бәйле булуы ачыклана. Нәтиҗә дәфтәргә языла.

Нәтиҗә: Кислоталарның составында һәм төзелешендә уртаклык булу аларның гомуми үзлекләрен китереп чыгара.

  • Кислоталарны медицинада куллану (слайд 9 ) бор кислотасы – ялкынсынуга каршы

  • аскорбин кислотасы – витамин С буларак ( цитруслы үсемлекләрдә күп була. Ул булмаса цинга авыруы белән авырыйлар)

  • аспирин ( ацетилсалицил кислотасы ) – аны тән температурасы югары булганда,авыртуны басу, буын ревматизмын дәвалау өчен кулланалар.

  • никотин кислотасы – ашказаны-эчәк авыруларын,бавырны дәвалаганда, терәк- хәрәкәт системасы авырганда

  • кырмыска кислотасы – ревматизм ,невралгия авыруларын дәвалау өчен кулланыла.

Физик үзлекләре (слайд 10)

  • Су белән яхшы аралашучан сыеклыклар: H2SO4, HNO3, HCI һ.б.

  • Суда эрүчән каты матдәләр: H3PO4, HPO3

  • Суда эремәүчән: H2SiO3

3 нче тукталыш  “Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре”. (слайд 11)

1.    Кислота белән эш иткәндә аеруча сак булыгыз. Әгәр очраклы рәвештә кислота киемгә тисә,суны күп агызып, бу урынны кичекмәстән юыгыз.

2.    Кислоталарны су белән сыеклаганда һәрвакыт шундый кагыйдәне истә тотыгыз: кислоталарны әкрен генә нечкә агынты белән суга болгаткан хәлдә агызалар, ә киресенчә түгел.

3.    Әгәр  кемдә булса кислота белән агуланса,аңа мөмкин кадәр күп су эчерәләр.Кислотаны нейтральләштерү өчен чәй содасы эремәсен кулланырга ярамый, чөнки ашкайнату органында күбек хасил була, ә бу исә хәлне тагын да авырлаштырырга мөмкин.

4.    Кислота тирегә тисә , бу урынны 15-20 минут су белән юдырыгыз.

Физкультминут.

4 нче тукталыш   “Эксперимент” Бу тукталышта кислоталарның химик үзлекләре өйрәнелә һәм тәҗрибәләр ясала.

1.Кислоталарның индикатор эремәләренә тәэсире (слайд 12) Бер укучы индикаторлар турында кыскача мәгълүмат бирә.Кислоталарның индикаторга тәэсире турында нәтиҗә ясала.

  • Ә хәзер без сезнең белән лаборатор тәҗрибә үткәрербез. Сак эш итегез.

Инструктив карталарны алып , 1 нче эшне башкарабыз.Сезгә кислота салынган пробиркалар бирелгән.

  • Беренче пробиркага лакмус эремәсе;

  • Икенче пробиркага метиолранж;

  • Өченче пробиркага фенолфталеин эремәсе төшерегез.

Нәрсә күзәттегез?

( лакмус – кызыл, метилоранж – кызыл, фенолфталеин – төссез)

-Индикаторларның төсләре үзгәрү таблицасына күз салыйк. Чагыштырыгыз.

Шулай ук лакмусның алма кисәгенә тәэсирен ачыклыйк.(Нәтиҗә ясала.)
Нинди индикатор турында сүз бара?

От щелочи я желт, как в лихорадке,

Краснею от кислот , как от стыда.

Но я бросаюсь в воду без оглядки,

И здесь уж не заест меня среда.

( Метилоранж)

1.Кислоталарның металлар белән тәэсире итешүе. (слайд 13)
Ике пробирка алыгыз . Берсенә цинк (Zn) кисәге ,икенчесенә бакыр (Cu) салыгыз.

Һәр пробиркага саклык белән HCI кислота эремәсе өстәгез.

  • Нинди билгеләр күзәтәсез?

  • Һәр пробирканың авызына янып торган шырпы китерегез.

  • Нәрсә күзәттегез?

( Укучыларның җаваплары тыңлана)

  • Ни өчен барлык металлар да бертөрле реагирлашмый?

Бу сорауга җавап бирер өчен безгә Н.Н. Бекетовның металларның этеп чыгару рәтен карарга кирәк. Бу рәттә металларның сулдан уңга таба металл үзлекләре кими бара . Н2 ка кадәр булган металлар рекция барышында водородны этеп чыгара алалар , ә водородтан соң торган металлар бу үзлеккә ия түгел. Шуңа күрә рекцияне язганда игътибарлы булырга кирәк. Н2 тан соң торган металлар белән реакция бармый.

  • Ә хәзер реакция тигезләмәсен языйк.

Zn + 2 HCI = ZnCI2 + H2

Cu + HCI =

3.  Кислоталарның нигез оксидлары белән тәэсир итешүе. (слайд 14)

СиО + Н24 t= CиSО4 + Н2О

4. Кислоталарның нигезләр белән тәэсир итешүе. (слайд 15)

Na OH +H CI = Na CI + H2O

5. Кислоталарның тозлар белән тәэсир итешүе. (слайд 16)

СО2

2СО3 + 2НNО3 =2NаNО3 + Н2СО3

Н2О

6.Җылытканда кайбер кислоталар таркалалар.Кагыйдә буларак, кислота оксиды һәм су хасил була.

Н23 →   H2O + SО2

5 нче тукталыш . Йомгаклау. “Кислоталар иленә” сәяхәтебез тәмамланды. Киләчәктә без кислоталар турында гына түгел,башка матдәләр турында да бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белән танышырбыз.