Главная страница


Протокол №1 от 26 августа 2015г. Руководитель мо кувшинова Н. П. Согласовано на мс школы Протокол №1



НазваниеПротокол №1 от 26 августа 2015г. Руководитель мо кувшинова Н. П. Согласовано на мс школы Протокол №1
страница1/4
Дата14.04.2016
Размер0.58 Mb.
ТипПротокол
  1   2   3   4

филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Большеподберезинская средняя общеобразовательная школа имени Андрея Евдокимовича Кошкина Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» - «Турминская начальная общеобразовательная школа»

Рассмотрено на МО

учителей начальных классов
Протокол №1

от 26 августа 2015г.

Руководитель МО
Кувшинова Н.П.

Согласовано

на МС школы

Протокол №1

от 26 августа 2015г

Руководитель МС:
Власова Т.А.

«Утверждаю»:

Директор МБОУ

«Большеподберезинская

сош им.А.Е.Кошкина

Кайбицкого

муниципального района

Республики Татарстан»
Биктимерова Ф.Ф.

Приказ № 60а

от 27 августа 2015г.


Рабочая учебная программа

по литературному чтению (тат) в 3 классе

Составлена на основе федерального компонента государственного стандарта начального общего образования и авторской программы по татарскому языку (Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Ә. Г. Әхәтова. Казан. “ Мәгариф”. 2011)


Срок реализации программы 2015-2016г.г.

Программу составила: Маркелова Татьяна Николаевна

Год разработки 2015г.
Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “ Мәгариф турында” законы, декабрь, 2012 ел.

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы, 2013 ел.

3 “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004 ел, 1 июль).

4. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар , Казан: Татар китап нәшрияты, 2011. Төзүче- авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева (программа федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) нигезләнеп төзелгән)

5. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының “Зур Подберезье урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең төп гомуми белем бирү өчен (1 нче баскыч) укыту программасы
Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова “Татар теле”.Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән. Ике кисәктә. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 нчы ел.

Мәктәпнең укыту планы буенча 3 нче сыйныфлар өчен татар теле дәресләре атнага 3 сәгать, барлыгы 102 сәгать һәм әдәби уку дәресләре дә атнага 4 сәгать, барлыгы 136 сәгать. .

Арадаш аттестация тест формасында еллык календарь графикка туры китереп үткәрелә.

Белем бирүнең максатлары

Төп максат – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт телендә дә иркен

сөйләшеп аралашучы шәхесләр тәрбияләү.

Рус телле балаларга әдәби укуны укыту максаты күпкырлы, һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
Танып белү максаты

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

Үстерү максаты

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү,

тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне

балаларның белем алу эшчәнлегенең барлык этапларында да истә тоту зарур.

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Тәрбия максаты

Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатлары тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре

белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырылган һәм сөйләшү - аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары белән таныштыру.

Белем бирү максаты

Укучыларның әдәби уку буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча,ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр.

Бу максатларга ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

1) татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

2) карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

3) татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

4) халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә фәнне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда әдәби укуның роле һәм мөһимлеге турында

күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята,

ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Гомуми нәтиҗәләр:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, телдән аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • фәнгә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм уңышлы үзләштерергә шартлар тудыру.

  • Шәхси нәтиҗәләр:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда фәнгә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.


Регулятив:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.



Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау:

  • укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

  • тыңлаганда, җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонаөияне аеру;

  • сүзләрне, сүзтезмәләрне,җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

  • сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрңемә итә белү;

  • ишеткән сөйләмнен, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм:

  • өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

  • программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына җавап бирү һәм сораулар куя белү;

  • дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм:

  • җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

  • тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча,өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

  • укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

  • үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.

Уку:

  • татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

  • хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

  • дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонаөия белән укый белү;

  • тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

  • укылган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

  • кечкенә күләмле шигырьләрне яттан яттан сөйләү;

  • укыганда сүзлекләр куллана белү.


УМК Федераль дәүләт стандартларының төп таләпләрен һәм психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянып, шулай ук тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология принципларын исәпкә алып төзегән.

Телне аралашу аша өйрәнү принцибы нигезендә УМК өчен материал 3 нче сыйныф балаларының аралашу сфераларын исәпкә алып сайланды. 9-10 яшьлекләр тормышында уку хезмәте, гаиләдә булышу, дуслар белән аралашу, ел фасылларына карап уен төрләре, үзе яшәгән җирлек, дүрт аяклы дуслар турында сөйләшү зур урын алып тора. Дәреслеккә түбәндәге аралашу темалары кертелгән: “Белем бәйрәме”, “Көндәлек режим”, “Ашханәдә” “Без әти-әниләргә булышабыз” “Кыш”, “Шәһәрдә һәм авылда”, “Әдәпле булыйк”, “Кечкенә дусларыбыз”, “Күңелле җәй”.

Телне ятлап түгел, ә актив фикерләп өйрәнү принцибы – чит тел өйрәнүдәге төп принципларның берсе. Бу принцип нигезендә уку эшчәнлеген оештыру яңа дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Укучыларның телне актив фикерләп өйрәнүләре, беренче чиратта, аралашуны хәтерләтүче диалоглар, ситуатив күнегүләр аша тәэмин ителә.

Укыту процессын индивидуальләштерү принцибы. Хәтердә калдыруның индивидуаль үзенчәлекләрен истә тотып, дәреслектәге күнегүләр системасы шундый итеп урнаштырылган, бер үк материалның бер дәрес дәвамында кимендә 9-10 тапкыр, аннан соң тема буенча дәресләр дәвамында, шулай ук темалар бәйләнешендә кабатлана баруы тәэмин ителгән.

Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы. Бу принцип нигезендә УМКга грамматик материал коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнгән; грамматик материалның күләмен, теоретик авырлыгын билгеләгәндә укучыларның үзләштерү мөмкинлекләре исәпкә алынган.

Ана телен исәпкә алу принцибы. Башка телне өйрәнү вакытында, бала ихтыярсыз рәвештә лингвистик материалны ана теле күренешләре белән чагыштыра. Бу телне үзләштерү процессын җиңеләйтә.Дәреслекләрдә грамматик кагыйдәләрнең рус һәм татар телендә бирелүе укучыларның белем сыйфатын күтәрүгә зур этәргеч булып тора.
3 нче сыйныфны тәмамлаучы укучыларның ел ахырына үзләштерергә тиешле җөмлә калыплары:
1. -Дәфтәрегез кайда? 8. Ул юл аркылы чыга.

-Дәфтәребез өстәлдә 9. Яздан бирле яңгыр юк.

2. -Апалары кайда яши? 10. Ул ел саен авылга кайта.

-Апалары авылда яши. 11. Китап өстәл өстендә.(астында,алдында,артында)

3. Татарстанда иң зур шәһәр-Казан. 12. Бүген салкын,чөнки җил бар.

4. Бу китап бик кызыклы. 13. Бүген җылы,ләкин яңгырлы.

5. Мин язмадым әле. 14. Бу китап матур,ә теге китап матуррак.

6. Ул укыды инде. 15. Ул балалар өчен китаплар язган.

7. Ул Азат кебек тырыш.
Укуны бәяләү нормалары





Укучының монологик сөйләмен бәяләү

Диалогик сөйләмне бәяләү


Уку күнекмәләрен бәяләү

5”

1.Бирелгн тема (рәсем, ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текстка бәя биреп, мөнәсәбәтен күрсәтеп сөйли алса, тупас булмаган хаталары җибәрелсә дә, ле куела.1 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм- 5-6 җөмлә тәшкил итә.

1. Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса; әңгәмәдәшенең сорауларына тулы жавап кайтарса куела.


1. Программа таләпләрен үтәсә (авазларны, сүзләрне, җөмләләрне дөрес, сәнгатьле итеп укыса), укытучы биргән сорауларга җавап бирә алса, текст эчтәлеген аңлы рәвештә үзләштерсә, куела.


4”

2. Аерым паузалар, 1-2 сөйләм хатасы ясаса; укытучы тарафыннан икедән артык булмаган ачыклаучы сорау бирелсә, куела.


2. Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес жавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса; 2—3 сөйләм хатасы җибәрсә куела.


2. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә; сәнгатьлелек сакланса, 2-3 әйтелеш хатасы җибәрсә, пауза һәм интонация белән бәйле төгәлсезлекләр булса да; эчтәлекне аңлап, укытучы сорауларына җавап бирә алса, куела.


3”

3. Теманың төп эчтәлеген ачса; 4-6 сөйләм хатасы җибәрсә; укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сораубирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый (тәмамлый) алмаса, куела.

3. Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса; сораулар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә; 4—5 сөйләм хатасы җибәрсә куела.


3. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килмәсә; сәнгатьле итеп укымаса; логик басымны дөрес куймаса; 3-4 әйтелеш хатасы җибәрсә; текстны өзеп-өзеп укыса; укытучы биргән сорауларга җавап биргәндә, төгәлсезлекләр китсә; 4-5 әйтелеш хатасы җибәрсә, ле куела.


2”

4. Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса; паузаларда төгәлсезлекләр китсә; 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, куела.


4. Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә; сорауларга үз көче белән жавап бирә алмаса; 6 дан артык хата җибәрсә куела.


4. Уку тизлеге бик акрын булса; барлык сүзләрне дә иҗекләп укыса; текстны сәнгатьле, аңлаешлы итеп укымаса; әйтелеш нормаларын тупас бозса; орфоэпия һәм интонация хаталары эчтәлекне аңлауга җитди комачаулык тудырса; сүзләрне әйткәндә, 6 дан артык тупас бозып әйтү булса, куела.

1”

5. Бернәрсә дә сөйли белмәсә. Сөйләгәнне аңламаса, куела







Программаның эчтәлеге





Тема

Сәг. саны

Коммуникатив максат

1

Белем бәйрәме.

27

Беренче сентябрь турында сөйли белү. Уку-язу әсбапларын сорый, бирә белү. Мәктәптәге уку хезмәте турында сөйли белү.Яңа уку елы белән котлый белү.

2

Көндәлек режим.

4

Сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү. Көндәлек реңим турында сөйли белү.

3

Ашханәдә.

9

Мәктәп ашханәсе, пешерелгән ашлар турында сөйли белү. Үзеңә кирәк ризыкны сорап ала белү.табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү.

4

Без әти-әниләргә булышабыз.

13

Гаилә турында сөйли белү. Бергәләп табын әзерләүне планташтыра белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый белү, ашаганнан соң, рәхмәт әйтә белү. Өй эшләрендә катнашу турында әйтә, сорый белү. Укылган әсәрләрдәге образларга бәя бирә белү.

5

Туган якка кыш килде.

10

Кышкы табигатьне сурәтли белү. Кышкы уеннар турында сөйли белү. Кышкы уеннарга чакыра белү. Һава торышы турында сөйләшә белү.

6

Шәһәрдә һәм авылда.

6

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан турында кыскача мәгълүмат бирә белү. Казан турында мәгълүмат бирә белү.Авыл турында мәгълүмат бирә белү.

7

Әдәпле булыйк.

9

Табынга чакыра белү. Рәхмәт әйтә белә. Туган көнгә чакыру әдәбе. Транспортта зурларга урын тәкъдим итә белү. Телефоннан әдәпле сөйләшә белү.

8

Кечкенә дусларыбыз.

9

Кышлаучы кошлар, аларга җимлекләр ясау турында сөйләшү. Үзеңнең кечкенә дусларың, аларның гадәтләре, тышкы кыяфәтләре. Аларны карау турында сөйләшү.

9

Күңелле җәй, ямьле җәй.

15

Җәй көне турында сөйли белү. Нинди транспорт белән баруыңны әйтә белү. Татар халык шагыйре Г.Тукай турында мәгълүмат бирә белү. Җәйге сабантуй турында сөйләшү.


Әдәби укудан укыту-тематик планлаштыру:

3 нче сыйныф (рус төркеме)

Барлыгы: 136 сәг.; атнага: 4 сәг.

Б.С.Т.Ү. хикәя язу __1___

Планлаштыру: Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева, Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы 1-11. Казан, 2011ел нигезендә төзелде.

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Л.А.Гиниятуллина, Г.М.Әхмәтҗанова. Күңелле татар теле (рус телендә сөйләшүче балалар теле). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013ел.

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

Программа: Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева, Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы 1-11. Казан, 2011ел нигезендә төзелде.
  1   2   3   4