Главная страница

Программа түбәндәге документларга нигезләнеп язылды



НазваниеПрограмма түбәндәге документларга нигезләнеп язылды
страница1/9
Дата14.04.2016
Размер1.02 Mb.
ТипПрограмма
  1   2   3   4   5   6   7   8   9



Аңлатма язуы

Программа түбәндәге документларга нигезләнеп язылды:

  1. Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары.- Россия Мәгариф министрлыгының №1897 номерлы боерыгы (17.12.2010 ел)

  2. “2014-2020 нче елларда ТРсы дәүләт телләрен һәм ТРның башка халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” ТРсы дәүләт программасы (ТР Министрлар Кабинетының 2013 нче елның 25 нче октябреннән 794 нче карары).

  3. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТРсы Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Казан,2008.

  4. Урахча төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

  5. Программа:

“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту программасы “(Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Казан.Татарстан китап нәшрияты, 2011)

  1. Дәреслек:

Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова «Әдәби уку» - Рус телендә башлангыч белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен), 2 кисәктә, Казан. «Мәгариф-вакыт» нәшрияты, 2013 ел.

Федераль дәүләт стандартларына таянып, татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты - туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

-татар әдәбиятын, аның аеруча күренекле вәкилләре турында беренче күзаллау булдыру;

-әдәби әсәрне тыңлап һәм укып аңлау күнекмәләре булдыру;

  • текст белән танышу, эчтәлеген сөйләп бирү күнекмәләрен формалаштыру,аны камилләштерә бару;

  • әдәби текстларны дөрес, тиз һәм тора-бара сәнгатьле итеп укуларына ирешү;




  • китапка карата кызыксыну уяту;

  • укучыларның иҗади фикер йөртүен,затлы зәвыгын үстерү;

  • әдәби әсәрләр ярдәмендә үз-үзеңне әдәпле тотуга ихтыяҗ тәрбияләү;

-дөрес ,бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү

Әдәби укудан 3 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән программа дәүләт стандартларының федераль компонентына, гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова тарафыннан язылган дәреслекләрдән укытуны күздә тота. Программа стандартның эчтәлеген җентекләп ачып бирә, стандарт таләп иткән күләмдә татар балаларына татар әдәбиятын укытуның гомуми юнәлешләрен билгели, предмет чаралары белән укучыларны тәрбияләү юлларын, аларның әдәби үсеш дәрәҗәсен билгели.

Күпмилләтле аудиториядә татар әдәбиятын укыту өчен төзелгән программа бербөтен документ булып тора, ул биш өлешне иңли:аңлатма язуы; укыту курсының эчтәлеге, укыту-тематик планы; укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр; курсның укыту-методик тәэмин ителеше өчен әдәбият исемлеге.

Әдәбият һәр яктан үскән, рухи яктан бай, әхлакый идеаллары һәм эстетик таләпләре булган камил шәхес тәрбияләүдә әһәмиятле урын алып тора. Башлангыч белем бирү системасындагы соңгы баскычларында татар әдәбияты курсы сәнгатьне тормыш белән бәйләп өйрәнүне, эчтәлек белән форма берлеге, тарихилык, традиция һәм новаторлык, тарихи-культурологик мәгълүматларны аңлау, әхлакый-эстетик күзаллау булдыру, әдәбият теориясе һәм тарихы буенча төшенчәләрне үзләштерү, әдәби әсәрне бәяләү күнекмәләрен формалаштыру, әдәби телнең сәнгатьлелек чаралары белән танышуны үз эченә ала.

Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән татар әдәбияты дәреслекләре барлык фәннәрне өйрәнү барышындагы фундаменталь төшкә (фундаментальное ядрога), универсаль уку гамәлләренә нигезләнә, укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Укыту һәм




тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа. Аерым алганда, уку-укытуга системалы-гамәли якын килү нәтиҗәсендә, укучыларның иҗтимагый үсешенә (халыкның рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче Россия гражданины тәрбияләү); шәхси үсешенә (үзлегеннән белем алырга, иҗади сәләте үскән, компетентлы, үзаңы үскән, үзенең гражданлык карашларын ачыктан-ачык белдерүгә сәләтле, үз-үзенә тәнкыйди карашта торган, тормыш авырлыкларына каршы торырлык шәхес тәрбияләү); танып белү эшчәнлеген үстерүгә (фәнни дөнья сурәтен аңлаучы, үзенең танып-белү һәм интеллектуаль эшчәнлеге белән идарә итә ала торган, уку, белем алу чараларын күзаллый торган, репрезентатив, символик, логик, иҗади фикерләү сәләте үскән, рефлексиягә сәләтле укучы тәрбияләү); коммуникатив үсешкә (аралашу компетенциясе үскән, тыңларга, диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, рус телен, чит телне камил белүенә) басым ясалды. Шул ук гамәлләрне тормышка ашыру барышында, яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре дә игътибарга алынды.

Күпмилләтле мохиттә гомуми әдәби белем бирү барышында универсаль уку гамәлләре дүрт блокка бүлеп карала. Алар арасында шәхси УУГ - тормышчан, шәхескә юнәлтелгән, һөнәри юнәлештә үз юлын табуга, кешенең эчке потенциалын рациональ файдалана белүенә бәйле блок. Регулятив уку гамәлләре шәхес тәрбияләүдә планлаштырырга өйрәтү, фаразлау, коррекция, бәяләү кебек якларны үзәккә ала.

Танып белү гамәлен алгы планга чыгарган блокта логик, проблеманы кую һәм чишүгә юнәлтелгән, тамга-символик якны иңләгән гомумуку гамәлләренә игътибар ителә. Коммуникатив УУГ кешеләр язмышына битараф булмауны, кешеләргә ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләүне, иҗтимагый компетентлыкны үз эченә ала.

Укыту предметына характеристика.

Башлангыч мәктәп уку-укыту системасында 3 нче сыйныф әһәмиятле урын алып тора.

Дәреслек ике кисәктән тора. Укучыларның белем-күнекмәләрен бәяләп бару өчен, һәр кисәк тә дүртәр модульгә бүлеп төзелгән. Һәр модуль бөтен кисәкнең өлешләрен хәтерләтә. Модульгә салынган мәгълүмат та, дәреслек үзе дә хронологик нигезгә корыла. Шул ук вакытта модульләр эчендә тематик-хронологик принцип та саклана. Һәр модуль укучыларның әдәби үсеш дәрәҗәсен үстерүне дә, эрудициясен киңәйтүне дә, әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләп баруны да, теоретик төшенчәләрне үзләштерүне дә, сорау-биремнәрне үтәгәндә файдалана алуны да күздә тотып урнаштырылган. Дәреслектә модульләр арасындагы бәйләнешләр сорау-биремнәр һәм контроль тестлар аша гамәлгә куела. Шулай итеп, дәреслекне әдәби- теоретик төшенчәләр сүзлекчәсе, фразеологик сүзлекчә кебек белешмәләр төгәлли.

Федераль дәүләт стандартларына таянып, татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты - туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

-татар әдәбиятын, аның аеруча күренекле вәкилләре турында беренче күзаллау булдыру;

-әдәби әсәрне тыңлап һәм укып аңлау күнекмәләре булдыру;

  • текст белән танышу, эчтәлеген сөйләп бирү күнекмәләрен формалаштыру,аны камилләштерә бару;

  • әдәби текстларны дөрес, тиз һәм тора-бара сәнгатьле итеп укуларына ирешү;




Беренче баскычны тәшкил итүче 3 нче сыйныфта укучы балалар, шул рәвешле, халкыбызның бик бай әдәби мирас үрнәкләре белән таныша башлауның беренче адымнарыннан ук сүз сәнгатебезнең бик тә игелекле, тәэсирле йогынтысында яши, фикерли һәм шул үрнәкләрдә тәрбияләнәләр. Матур әдәбият белем һәм тәрбия бирүдә башка бер фән дә булдыра алмаган мөмкинлекләргә ия. Ул,барыннан да элек, милли үзаң тәрбияли. Бу исә аның үз халкының, туган иленең ихлас вәкиле булып формалашуына, ватанының тугырылыклы улы һәм кызы булып яшәүнең асыл мәгънәсен табигый рәвештә күңел хәзинәсе итеп әверелдерүенә китерә. Югарыда саналган бурычлар шушы олы максатка килүнең эзлекле баскычларын тәшкил итә. Программада тәкъдим ителгән әсәр текстларының күбесе балалар әдәбиятының һәм башка әдәби әсәрләрнеңиң яхшы үрнәкләреннән сайланып, табигать, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аның табигатьне саклаудагы роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә. Эчтәлеге 3 нче сыйныф укучыларына якын булган әкиятләр, мәзәкләр, табышмаклар,әйтемнәр укучыларда зирәклек, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә. Программада уку һәм сөйләм үстерү, ятлау өчен әсәрләр,сөйләшү тематикасы кебек бүлекләр бирелгән.

«Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен үрнәк программалар» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011, 7-12,56-58 б.) һәм дәреслек “Башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандарты”ның гомуми нигезләмәләренә туры килә. Анда дәүләт аккредитациясе булган мәгариф учреждениеләрендә бирелә торган башлангыч белемгә карата гомуми таләпләр бәян ителгән, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең милли һәм мәдәни ихтыяҗларын күздә тотып төзелгән.

Ул түбәндәгеләрне истә тота:

-башлангыч сыйныф укучыларына башлангыч белемне сыйфатлы итеп алу өчен бердәй шартлар тудыра;

-укучының рухи-әхлакый үсешкә ирешүен һәм тәрбия алуын тәэмин итә;

-күп милләтле Россия халыкларының мәдәниятын сакларга һәм үстерергә ярдәм итә, туган телдә башлангыч белем алуга мөмкинлек тудыра, төрле милләтләрнең рухи кыйммәтләрен үзләштерергәҗирлек булдыра;

-укучының сәләтен һәм сәламәтлеген истә тотып оештырырга тиешле шартлар тудыра.

Укыту предметының укыту планында тоткан урыны 3нче сыйныфта ФДБС ның базис укыту планы буенча әдәби укуга сәгатьләр саны түбәндәгечә каралган: атнага 3 сәгать. Барысы -102 сәгать.

Укытуның предмет, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре


Башлангыч белем бирү мәктәбендә әдәбиятны гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар әдәбиятының күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында 3 нче сыйныфында татар әдәбиятына өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • аңлап һәм дөрес уку. Эчтән уку һәм сәнгатьле укуның башлангыч күнекмәләрен формалаштыру;

  • текстның нәрсә турында булуын аңлата белү;

  • укытучы ярдәмендә план төзү һәм шуның буенча текстның эчтәлеген сөйли белү;

  • башка кеше укыганны тыңлап, эчтәлекне сөйли белү;

  • әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

  • авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

  • әдәби - теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

  • татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

  • 8 - 10 татар, рус шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

  • Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

  • 5 мәкаль, 5 әйтемне истә калдыру;

  • мәкаль белән әйтем, фантастика белән әкият арасындагы аерманы белү;

  • төрле авторларның 2 - 3 шигырен яттан сөйли белү;

  • сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, кирәкле материалны таба белү;

  • төрле темаларга проект эше яклау;

  • әдәби әсәргә, тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Башлангыч белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре


Башлангыч белем бирү баскычында татар әдәбиятын укыту, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Укыту предметының төп эчтәлеге


Укыту предметының эчтәлеге укучыларның яшь үзенчәлекләре буенча кызыксынуларын, аралашу ихтыяҗларын, психо-физиологик мөмкинлекләрен исәпкә алып сайлана; төп универсаль уку гамәлләрен үстерүгә, аларда шәхси кыйммәтләр формалаштыруга хезмәт итә һәм түбәндәгеләрне үз эченә ала.

Дәреслек ике кисәктән тора.

Дәреслекнең беренче кисәге түбәндәге темаларны үз эченә ала:

  1. Сау бул, җәй, исәнме, мәктәп! (10 сәгать)

  2. Энҗе чәчтем, энҗе җыям... (9 сәгать)

  3. Алтын сукмак буйлап көз атлый. (7 сәгать)

  4. Туган ягым - алтын бишек. (6 сәгать)

  5. Кырга ак кардан юрган ябылган... (8 сәгать)

  6. Әйдәгез, өйдә укыйбыз!

Дәреслекнең икенче кисәге түбәндәге темаларны үз эченә ала:

  1. Әдәпле кешеләр була... (8 сәгать)

  2. Гаиләдә туганлык хисләре. (8 сәгать)

  3. Яз бизәкләре. (4 сәгать)

  4. Без - әкият дуслары. (9 сәгать)

  5. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл (3 сәгать)

  6. Чәчәкле җәй. (8 сәгать)

  7. Сыйныфтан тыш уку.(5 сәгать)

  8. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.(17 сәгать)

Ятлау өчен шигырьлэр:

  • Г.Морат “Туган тел”

  • Ф.Яруллин “Көзге табын”

  • Р. Миннуллин “Чыршы әйләнәсендә”

  • М.Шабаев “Идел суы”

  • В.Хәйруллина “Табын кагыйдәләре”

  • Э.Хәсәнов “Сез ни әйтерсез икән?”

  • В.Хәйруллина “Яз килә”

  • Й.Шәрапова “Татарстан - спорт иле”

  • Х.Хәликов “Хәрәкәттэә- бәрәкәт”



Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелә.

Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.

Ә хәзер башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристикасы белән танышып узыйк. Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дәрәҗәдәге мәгариф системасына (федераль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куела. Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: 1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; 2) аны үзләштерү нәтиҗәләренә; 3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.

Төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр — һәр укучының гыйлем туплауда ирешкән казанышларын шәхси бәяләү критерийлары ул. Шул нигездә укучының танып-белү, универсал белем туплау (операциональ) эшчәнлегеннән, мәгариф системасының барлык дәрәҗәләрендә (республика, төбәк, аерым мәгариф учреждениеләрендә) эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген интеграль бәяләүдән гыйбарәт. Нәтиҗәләргә таләпләр — гомуми белем программаларының барлык төрләренең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлекнең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.

Метапредмет нәтиҗәләренә стандартларда универсал уку эшчәнлеге дип билгеләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысаларында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланылырга мөмкин.

Яңа стандартта укыту күнекмәләре ике зур блокка — универсал блокка һәм фән блогына бүленгән. Универсал уку эшчәнлеге термины педагогикада бүген кулланыла торган гомуми уку күнекмәләрен, гомуми танып-белү, фәнне өстәмә өйрәнү эшчәнлеген алыштыра.

Яңа стандартларны төзүчеләр аларны дүрт блокка —шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив блокка берләштергән.

Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әйләнә- тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.

Регулятив эшчәнлек танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнекмәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.

Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.

Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белүне үз эченә ала.

Укучының белем дәрәҗәсенә таләпләр

Яңа стандарт куйган таләпләр.


  1. Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен, татар теленә хас булган фонемаларның дөрес әйтелешен гамәли үзләштерү.

  2. Татар телендә сүз басымын дөрес куя белү.

  3. ТЫҢЛАП АҢЛАУ эшчәнлегендә текстның төп эчтәлеген аңлап укытучының сорауларына җавап бирү, бирелгән җөмләләр арасында эчтәлеккә туры килгәнен табып әйтү.

  4. ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМдә орфоэпик, лексик-грамматик нормаларны саклап, текстның төп эчтәлеге буенча әңгәмә кору, бирелгән диалогка охшаш диалог төзи белү.

  5. МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМдә сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү.

  6. УКУ. Текстларны сәнгатьле, аңлап уку һәм сәнгатьле аңлап укуга үзлегеңнән әзерләнү.

Г омумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Укучыларның белем һәм күнекмәләре тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек башындагы агымдагы, тематик, йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә.

Программада әйтелгәнча, укучыларның тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү, яъни коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру, һәм шулай укучыларның татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштерүе- төп максат итеп куела.Тикшерү эшләренең төрләре шушы максатлардан чыгып сайлана.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү; бирелгән җөмләләр арасыннан эчтәлеккә туры килгәне сайлап алу һ.б. Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: рәсемнәргә карата сорау кую; куелган сорауларга җавап бирү; Монологик сөйләм буенча: предметны,(табигатьне, кешеләрне һ.б.)тасвирлау; лексик тема буенча кечкенә хикәя төзү; укылган текстның эчтәлеген сөйләү; Уку күнекмәләре буенча: татар алфавиты хәрефләрен таный белү һәм алар белән белдергән авазларның әйтелешен гамәли үзләштерү; таләп ителгән текстны сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә кычкырып уку; текстны аңлап, эчтән уку; текст буенча куелган сорауларга җавап бирү; Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу; әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне ишетеп язу; җөмләне баш хәре белән башлап, ахырында нокта, өндәү яки сорау билгесе куеп язу.


  1   2   3   4   5   6   7   8   9